Районда “Кар машинасы-2020” операциясе башланды
Районда 2020 елның 7нән 26 декабренә кадәр “Кар машинасы-2020” профилактик операциясе уза.
(Тәтеш, 14 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Операциянең максаты – кар машиналары катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтенең һәм бәхетсезлек очракларының исәбен киметү. Кар машиналарын кулланган вакытта техник торышны тикшерүгә, файдалануга рөхсәт булуга, теркәү документларына, дәүләт теркәү документларын билгеләү дөреслегенә һәм рөхсәт ителгән категорияләр белән тракторчы-машинист таныклыгына аеруча да игътибар бүлеп бирелә”, – дип билгеләп үтә Тәтеш һәм Тәтеш районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек Идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Сергей Балантаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев