Районда сөт җитештерү 114 процентка артты
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, савым көтүлегенең продуктлылыгы, үткән ел дәрәҗәсендә 107 процент булганда, 2240 килограмм тәшкил итә.
(Тәтеш, 7 июнь, "Тәтеш таңнары"). Хуҗалыклардагы җитәкчеләр сөт көтүлеген яңартуга зур игътибар бүлеп бирә, чөнки бу җитештерелгән продукциягә турыдан-туры уңай йогынты ясый. Мисалга, “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесендә, узган ел белән чагыштырганда, савым көтүлегенең баш исәбен 180 процентка арттырганнар, “Колос”та – 121гә, “Татарстан”
һәм “Нур”да – 103шәр процентка. “Р. Г. Сафиуллова” хуҗалыгы – елның биш ае эчендә бер сыерга тәүлеклек сөт савымы буенча алдынгылыкта, андагы терлекчеләр бер сыердан 3217 килограмм сөт савып ала, мондый нәтиҗә алданрак сатып алынган югары продуктлы нәселле таналарның бозаулавы белән бәйле, аннары 3159 килограмм сөт савып алу белән “Колос” килә, алдынгылар өчлеген 2986 килограмм белән “Нур” йомгаклый.
Һәрбер хуҗалык та үзенең продукциясен арттыру һәм аны җитештерүне очсызландыру юлларын эзли. “Колос”та 200 башка хисапланган бинаны яңарту буенча эш башланган, биредә терлекләрне бәйләп куймыйча асрау алымы тәҗрибәләнәчәк, үткән елны 240 мал-туар сыйдырышлы шушыңа охшаш бина сафка бастырылган иде. “Нур”да икенче ел инде бер төрдәге ашату технологиясе кулланыла, бу савымның тотрыклылыгын һәм аны арттыруны тәэмин итә.
Райондагы хуҗалыклар шушы көннәрдә күпьеллык үләннәрнең беренче чабымына керешәчәк.
Беренче чабымны вакытында җыеп алу икенче чабым өчен тиз үсү мөмкинлеген бирә. Терлекчелекнең продуктлылыгы Тәтеш үсемлекчеләре һәм механизаторларының оештыручанлыгыннан, азык әзерләү вакытын үтәүдән тора, сөт сыерның телендә, дип юкка гына әйтмиләр шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев