Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Районның КФХ үсешен тикшерделәр

Районның 20дән артык фермеры – Урюм, Нармонка, Пролей-Каша, Лаптевка, Монас­тырский, Бакырчы, Киртәле, Олы Тормы, Тәтеш, Чагылдымнан –  район башлыгы белән бергә фермерлек хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген анализлады.

(Тәтеш, 31 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә район башлыгы Рәмис ­Сафиуллов белән терлекчелек һәм үсемлекчелек юнәлешендәге крестьян-фермерлык ху­җалыклары җитәкчеләренең очрашуы ­булып узды.

Районның 20дән артык фермеры – Урюм, Нармонка, Пролей-Каша, Лаптевка, Монас­тырский, Бакырчы, Киртәле, Олы Тормы, Тәтеш, Чагылдымнан –  район башлыгы белән бергә фермерлек хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген анализлады.

Минераль ашламалар сатып алу, авыл хуҗалыгы техникаларының әзерлеге, сыйфатлы орлыклар һәм ягулык-майлау материаллары булу эшлекле очрашуның төп мәсьәләләре иде. КФХ җитәкчеләре үзләренең планнары белән уртаклашты, сораулар бирде, республиканың ярдәм программалары һәм фермерлык хуҗалык­ларына ташламалы кредит бирү буенча әһәмиятле мәгълүматлар алды. 

Район башлыгы районда авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү кирәклегенә басым ясап, Татарстан Республикасында эшләп килүче грант бәйгеләре, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистрлыгының баш­лангыч фермерларга ярдәм чаралары хакында фермерларның исләренә төшерде. “КФХ эшенең нәтиҗәлелеген үстерергә кирәк, моның өчен хуҗалыкның җитештерүчәнлеген арттыру һәм уңай үсешкә каршылыклы проблемаларны белемле итеп анализлагыз. Заманча агротехнология­ләр куллану һәм яңа техника сатып алу турында уйлагыз. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәрчак консультация һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтәчәк”, – диде ­Рәмис Хатыйп улы.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасында фермерлыкка һәм авыл кооперациясен үстерүгә ярдәм системасы гамәлдә, КФХларга дәүләт ярдәме гранты – “Агростартап” гранты, гаиләнең терлекчелек фермасы, авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен булышлык күрсәтелә.

Тулырак – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының agro.tatarstan.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев