Республикада яшен һәм көчле җил көтелә
Җил тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
(Тәтеш, 10 май, "Тәтеш таңнары"). Бүген, 10 майда Татарстанда һава торышы бозылачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Якшәмбе, көндез һәм төнлә республика территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Казанда җил тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.
Моннан тыш, Татарстанда яшен булуы да ихтимал. Казанда иртән һәм көндез яшенле яңгыр көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев