Рима Сафиуллова: “Бердәм команда кирәк, һәм ул бездә бар”
Без республиканың һәм районның алдынгы хуҗалыгында булдык, андагы хезмәткәрләр белән аралаштык.
(Тәтеш, 9 апрель, “Тәтеш таңнары”). Рима Гомәр кызы әйтүенчә, алар үзләре һәм казанышлары турында сөйләргә гадәтләнмәгәннәр, алар бер-берсенә ярдәм итәргә, уртак максатларга ирешергә күнеккәннәр.
Җитәкче урынбасары Евгений Савельев белгечлеге буенча инженер-механик, авылда яшәү һәм кырда эшләүнең нәрсә икәнлеген ул бала чагыннан ук белә.
– Миңа җирдә эшләве ошый, күңелемә якын, – ди ул.
– Җитәкчелек белән аңлашу табам, коллективның бердәмлеге, эшкә сәләтлелеге, хезмәт нәтиҗәләре күренә, иң мөһиме – кешеләрнең эшләргә теләге бар, уртак тел табабыз.
Саннар барысы хакында сөйли
Әңгәмәдәшләребез никадәр тыйнак булсалар да, авыл хуҗалыгы производствосындагы үткән елгы күрсәткечләр барысы хакында да сөйли: җирнең гомуми мәйданы – 5020 гектар, сөрү җирләре 4487 гектар. Узган елгы начар һава торышы шартларында гектардан 36,8 центнер – уңыш, шул исәптән 43 центнер көзге бодай җыеп алынган. Рима Гомәр кызы хөрмәтенә эшләтелгән “рима” сортлы сабан бодае – гектардан 23-27 центнер уңыш биргән. Аерым билгеләп куелган 600 гектар басуның бер гектарыннан 43 центнер уңыш җыеп алганнар.
Шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы да шулай ук сынатмаган – гектардан 520 центнер.
Моның белән беррәттән тамыр контроле буенча да гектардан 580 центнер уңыш алынган. Мөгезле эре терлекләрнең исәбе – 400, савым сыерлары – 200, сөт савымы – 8040 килограмм, үстерелгән бер шартлы малга – 270 килограмм ит туры килә. Ашлыкны тулаем җитештерү – 7915 тонна, шикәр чөгендере – 26520 тонна. 4513 тонна ашлык сатылган. Узган елгы акчалата керем – 244 миллион сумнан артык.
Керем һәм чыгым буенча
Авыл хуҗалыгы предприятиесенең финанс кереме югары дәрәҗәдә булса да, аның чыгымнары да шактый зур. Яхшы хезмәт хакы эшчәннәр өчен зур этәргеч булып тора. Бер ел эчендә хезмәт өчен түләү фонды 21 миллион 691 мең сум тәшкил иткән. Ай саен бирелә торган хезмәт хакы – 38 мең сумнан артык. Хезмәткәрләрнең уртача еллык саны – 48 кеше. Теләге булган хезмәткәрләр предприятие хисабына шифаханәгә юлламалар белән тәэмин ителә, шулай ук матди ярдәм күрсәтелә, юбилей даталары һәм хезмәткәрләр тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар да игътибардан читтә калмый. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә машина-трактор паркын ел саен яңартуга зур игътибар бүлеп бирү, җитештерүнең табышлылыгы хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итүне дәлилли. Быел ул яңа өч тракторга, авыл хуҗалыгы прицебына, җыйгыч-төргәкләгечкә тулыланачак, киң колачлы яңа тырмалау агрегатын инде җыеп куйганнар, чөгендер чәчү агрегатын китерүне көтәләр. Узган ел суэтем башнясы куелган, сенаж траншеясы төзелгән, янгын сүндерү депосы әзер диярлек. Хуҗалыкта аларның барысы да үзләренеке булсын дип тырышалар.
Хезмәткәрләргә уңайлы шартлар булдыру өчен акчаны кызганмыйлар. Сөендектәге җылытыла торган остаханәне күптән түгел капиталь төзекләндергәннәр һәм җиһазландырганнар, барлык станоклар да эшли, тимерчелектә хәтта эшләр өчен чүкеч тә әзерләп куелган. Шулай ук ял итү урыны да бар. Механизаторлар эш урынында үзләрен өйдәге кебек хис итәләр, бөтен уңайлыклар – телевизор, суыткыч, диван, яңа савыт-саба бар. Ташландык ашханәдә хәтта тавыклар асрау өчен урын да ясап куелган – хуҗалыкчыл караш үзен сиздерә. Моның барысына да абруйлы идарәче Әүхәт Галиев җитәкчелек итә, анда барысы да пөхтә һәм тәртиптә. Кешеләрнең эшләргә теләге зур.
Зур хәйриячелек эшчәнлеге чыгымнарның мәҗбүри маддәсенә керә. Рима Сафиуллова аралашкан вакытта кешеләргә, нинди генә рәвештә булмасын, ярдәм итәргә кирәклеге, моңа төрле чараларны иганәлек итү дә, бүләкләүләр дә, җирлектә яшәүчеләрне авыл хуҗалыгы товарлары белән тәэмин итү дә, ярминкәләрдә товарларны түбән бәяләрдән сату да һәм башка бик күп нәрсәләр керүе хакында берничә тапкыр билгеләп үтте.
Дус коллектив барысын да булдыра
Быелгы ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә бу юнәлештәге эшләр күптән алып барыла инде, видеокүзәтү бар, 26 видеокамера урнаштырылган. Яңа программалардан файдаланалар, барысы да көйләнгән, барысы да күз алдында. Бухгалтер-икътисадчы Люция Исхакова производствода цифрлаштыру өчен җавап бирә, ул мәгълүматларны вакытында урнаштырып бара, бер генә иҗтимагый эш тә оста оештыручыдан башка узмый, хезмәттәшләре аны “идарә итү үзәге” дип йөртәләр.
Баш бухгалтер Гүзәл Гыйсмәтова крестьян-фермер хуҗалыгында инде 15 ел эшли, элек тә һәрвакыт алдынгы хуҗалыкларда хезмәт куйган. Тәҗрибәле, көчле белгеч эшне оста алып бара, барлык саннарны да төгәл белә, отчетларны вакытында тапшыра, яңа белемнәрне җиңел үзләштерә.
Нина Баранова да үз урынындагы белгеч, ул кадрлар бүлеге мөдире һәм секретарь, документлар һәрчак тулысынча тәртиптә.
Крестьян-фермер хуҗалыгында үсемлекчеләр үзләренең күрсәткечләре белән горурлана алалар, терлекчеләр районда сөт саву буенча алдынгылыкта. Бүгенге көндә фермада тәүлеклек савым 4320 килограмм тәшкил итә. Лейкозлы маллардан арынып, 2017 елда мөгезле эре терлекләр көтүлеген тулысынча яңартканнар, сөт җитештерүне арттыру өчен, зарурилык булганда таналар сатып алалар. Хайваннарның сәламәтлеге – һәрдаим контрольдә, каннарына биохимик анализ ясала һәм, ихтыяҗ булганда, аерым ашату рационы төзелә. КФХ җитәкчесе Рима Сафиуллова әйтүенчә, алынган лаборатор тикшеренүләр буенча аларның фермаларындагы сөт диетик туклану өчен туры килә.
Ферма мөдире Рәшит Әбелханов җитештерү барышын төгәл җайга салган, ул җаваплылыгы һәм тырышлыгы белән аерылып тора.
Алдынгы сыер савучы Рима Фәткуллова үзенең малкайларыннан барысына караганда да күбрәк сөт савып ала. Бозау караучы Тамара Илюшкина терлекчелектә – 45 ел. Алты айга кадәрге бозауларны карап, ул тәүлеккә уртача 900 грамм артым алуга ирешкән. Тәҗрибәле учетчик-лаборант, орлыкландыручы Наил Фәткуллов ясалма орлыкландыру буенча нәтиҗәле эш алып бара. Ветеринария табибы Рифат Ибраһимов һөнәрендә 10 елга якын эшли, белгеч барлык профилактик чараларны төгәл башкара, күп сандагы терлекләр яхшы күзәтчелек астында тора, коллективта аны хөрмәт итәләр.
Хуҗалыкка яшь кадрларны җәлеп итәргә тырышалар. Баш агроном Илшат Фәхретдинов югары белемле, әтисе сукмагыннан киткән, яшь егетнең һөнәрендәге стажы 6 ел, шуның өчесен ул әлеге хуҗалыкта хезмәт куя.
– Елдан-ел тәҗрибә туплыйм, остазлар бар, өйрәнерлек әйберләр җитәрлек, эшемне күңел биреп башкарам, – дип уртаклаша егет.
Илшат Абдрахманов элек тракторчы булып эшләгән, хәзер ул баш инженер вазифасында. Җитәкче урынбасары Евгений Савельев әйтүенчә, ул техник яктан белемле белгеч, хезмәттәшләре аны тыңлыйлар һәм алар бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар.
Авыл хуҗалыгы предприятиесенең өч комбайнчысы үткән елны Татарстанның иң яхшылар йөзлегенә кергән, ә механизатор Геннадий Куприянов “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган.
– Безнең коллектив интернациональ, бик дус, – ди Рима Сафиуллова, – нинди генә акыллы һәм актив булса да, бер генә кеше берни дә эшли алмаячак, бердәм команда кирәк, һәм ул бездә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев