Рәмис Сафиуллов: “Без сезне һәрвакытта Тәтеш районында көтәбез”
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов инициативасы буенча районыбыз мәктәпләре чыгарылышлары – югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү йортлары студентлары белән очрашу булды.
(Тәтеш, 10 февраль, «Тәтеш таңнары»).
Сезнең өчен иң мөһиме – яхшы белем алу һәм алга таба кем булачагыгызны билгеләү, кайда файдалы була алуыгызны аңлау. Казан – гүзәл һәм искиткеч шәһәр, шулай да Тәтеш районы да шулай ук үсеш ала, авылларда юллар, социаль объектлар төзелә. Безнең район – үзенчәлекле, һәм биредә кешеләр дә киң күңелле”, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов яшьләргә очрашу башланганда.
Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина мәгариф системасында эш перспективалары турында сөйләде:
Мәктәпкә яшь кадрлар кирәк. Мәгариф хезмәткәрләренең узган елда хезмәт хакы уртача алганда 30 мең сум тәшкил итте. Әгәр укытучы сыйныф җитәкчесе булып торса, ул 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү ала, өстәмә түләү авыллардагы яшь белгечләр өчен дә бар”.
Эльвира Хөснетдинова Тәтештәге 1нче урта мәктәптә математика һәм информатика укыта. “Туган шәһәремә ике ел элек кайттым. Биредә алга таба уңышлы эшләр өчен барлык шартлар булдырылган. Безнең район башлыгы, мәктәп директоры ярдәмендә заманча уку йортында эшлибез. Безнең коллективта тәҗрибәле һәм яшь педагоглар арасында ышанычлы мөнәсәбәт. 2019 елда мин “Ел укытучысы” бәйгесендә катнаштым, мәктәп коллективы һәм мәгариф бүлеге миңа методик булышлык күрсәтте, моның ярдәмендә мин республика этабы лауреаты булдым”, – диде ул һәм яшь педагогларның хезмәт хакына стимуллаштыручы өстәмә һәм грант бәйгеләрендә катнашып, хезмәт хакына кушылып бирелә торган өстәмә акча алу мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте.
Югары уку йортларыннан соң безгә эшләргә кайтыгыз. Бездә искиткеч коллектив. Районыбызда Олы Тарханда һәм Олы Шәмәктә ике табиб амбулаториясе, авылларда 49 ФАП, Тәтештә заманча поликлиника, бездәге бала тудыру йортына хәтта күрше районнардан да киләләр, стоматология бик яхшы, стационарда капиталь ремонт бара, шартлар булдырыла. Кадрлар кирәк. Яшьләр яхшы хезмәт хакына исәп тота. Табибларның ул уртача алганда 65 мең сум тәшкил итә”, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин.
Яшь участок табибы-терапевт Виктория Мальцева Тәтешкә “Земский доктор” программасы буенча катлаулы пандемия вакытында Ульяновскидан килгән.
“Тәтештә табибларның хезмәт хакы, зур шәһәрдәгеләрнеке кебек. Эшкә кергәндә мин яңа урынга урнашканда бирелә торган бер миллион сум күләмендәге акчаны алдым, шулай ук торак алу, карьера үсеше һәм яңадан укып чыгу мөмкинлеге бар”, – дип уртаклашты ул.
Квалификацияле белгечләр булу авыл хуҗалыгының уңышында төп фактор булып тора: бухгалтерлар, агрономнар, инженер-механиклар таләп ителә. Институт яки аграр төрдәге техникум тәмамлап чыккан яшь белгечләр уку йортын тәмамлаганнан соң ярты ел дәвамында 300 мең сум (югары уку йорты тәмамлаучылар) һәм 150 мең сум (урта махсус белем бирү йортларын тәмамлаучылар) күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча ала. Яшь белгечкә шулай ук бер ел дәвамында ай саен 7500 сум түләнә”,
– дип сөйләде Тәтеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев, дәүләт программалары авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән яшьләргә авыл җирлегендә торак төзү мөмкинлеге бирүен билгеләп үтеп.
Самат Нургалиев аграр университетка укырга барачагын 10нчы сыйныфта укыганда ук
хәл итеп куйган булган. “Район, югары уку йорты, мин эшләргә барырга теләгән предприятие ягыннан ярдәм булды. Мин инде беренче курстан ук язгы кыр эшләренә сорап кайттым, сессияне вакытыннан алда тапшырдым. Тәтеш районына кайттым, тиешле акчаларны алдым. Хезмәт шартлары – бик яхшы. Дүртенче курста чакта икеләнүләр булды, Казанда калырга теләдем, ләкин районга кайтырга булдым. Авыл хуҗалыгында яхшы акчалар эшләп алып була. Бары тик безнең ярдәм, яшь белгечләр ярдәмендә генә район күп нәрсәләргә ирешә алачак”, – дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.
Ветеринария академиясен тәмамлаганнан соң Динар Хәкимов алдында җитди сайлау килеп баскан. “Мин “Кайда туган, шунда кирәк булган” дигән гыйбарәгә таянып, Тәтеш районына кайтуымны дөрес эшләдем дип саныйм”, – дип билгеләп үтте ул. Динар бүгенге көндә “Колос” хуҗалыгында ветеринария табибы булып эшли һәм, аның әйтүенчә, моңа бик шат.
Яшьләр бездә талантлы, сәләтле, иң мөһиме – эшләргә теләк, ныклык, түземлек булсын. Арагызда илебезнең киләчәген хәл итәчәк, булачак министрлар, җитәкчеләр бардыр, мөгаен. Ә без сезне Тәтеш районында һәрвакытта көтәбез”, – диде очрашу ахырында район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев