Рәмис Сафиуллов: Халыкны, яшәеш өчен мөһим булган объектларны һәм территорияләрне табигый, техноген афәтләрдән саклауның ышанычлы системасын үстерүдә һәм ныгытуда өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәм
4 октябрь – РФ МЧСның гражданнар оборонасы көне.
(Тәтеш, 4 октябрь, “Тәтеш таңнары”). “Халыкны, яшәеш өчен мөһим булган объектларны һәм территорияләрне табигый, техноген афәтләрдән саклауның ышанычлы системасын үстерүдә һәм ныгытуда өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәм. Сәламәтлек, җитешлек, гражданнарның тынычлыгы һәм иминлеге хакына куйган хезмәтегездә уңышлар телим”, – диде үзенең мөрәҗәгатендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов районда гражданнар оборонасы чараларын тәэмин итүче коллективларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев