Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россиядә юл штрафларын ташлама белән түләү срогын озайткан закон үз көченә керде

Штраф турындагы карар почта белән заказлы хат итеп җибәрелгәндә тоткарланса да аны 50 процент ташлама белән түләп булачак.

(Тәтеш, 9 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Автомобильчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы хәбәр вакытында килмичә, почта хезмәтендә тоткарланып соңарган очракта, аны ташлама белән түләү вакытын озайту турындагы закон үз көченә керде. Әлеге документ Россия Хөкүмәтенең хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-портылында чыкты.

Мәгълүм булганча, ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта автомобиль хуҗасы 50 процент ташламадан файдаланырга хокуклы. Әмма штраф турындагы карар күчермәсе почта белән заказлы хат итеп җибәрелгәндә тоткарланырга мөмкин иде. 2019 елның 7 гыйнварында үз көченә кергән яңа закон бу очракта да штрафны 50 процент ташлама белән түләргә мөмкинлек бирә.

Законда гражданинга штрафны ташлама белән түләү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/07/178373/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев