Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россиянең көче – халыклар бердәмлегендә

Район мәдәният йортында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тәмамлануга багышланган “Мәдәниятләр бизәге” дип исемләнгән чара булып узды.

(Тәтеш, 23 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

Бина фойесында балалар һәм халык иҗатының тематик күргәзмәсе оештырылган иде, анда га­ди материаллардан чын сән­гать әсәрләре, яшь рәс­самнар эшләре һәм башка күп әйберләр тәкъдим ителде.

Чараның тантаналы өлешендә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Татарстан – иң күп милләтле респуб­ли­ка­лар­ның берсе. Татарстан Рес­публикасы Президенты Рөстәм Миң­неханов бу елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Коронавирус пандемиясе белән бәйле катлаулы вакытлар булуга карамастан, без бу вакыйгага багышланган бик күп чаралар үткәрә алдык. Шунысы сөендерә, алар ярдәмендә балалар үз мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен күбрәк өйрәнә, туган теллә­рендә сөйләшә башладылар, – дип билгеләп үтте Рәмис Хатыйп улы. 

Күркәм чара кысала­рында бүләкләү танта­насы булды. Мәктәп уч­­реждениеләре коллективлары, райондагы җитәк­челәр һәм милли-мәдә­ни үзәк вәкилләре ТРда Туган тел­ләр һәм халыклар бер­дәмлеге елы уңаеннан үткә­релгән чараларда актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәте белән бүләкләнделәр.Артист­ларның сәхнәдә башкарган иҗади номерлары күп милләтле туган ягыбызның ничек итеп барлык матур сүзләрдән дә гүзәлрәк булуы турында иде. 

Татарстанда Туган тел­ләр һәм халыклар бер­дәм­леге елы ­ахырына якын­­­лаша, шулай да ха­­­­лык­­­лар­ның гореф-га­дәт­лә­рен һәм йолаларын саклау, туган телләрне өйрә­нү, һичшиксез, дә­вам итәчәк, чөнки Рос­сиянең көче – халык­лар бер­дәмлегендә, ә үт­кән­не бел­мичә торып, ки­ләчәкне төзеп булмый! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев