Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россиянең янгын сагына – 370 ел

Һөнәрләрнең дә шулай ук юбилейлары була. Россия янгын сүндерүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

(Тәтеш, 30 апрель, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина). Казан губернасының өяз һәм волостлары үзәкләрендә ирекле янгын дружиналары XIX гасырның 90нчы елларында барлыкка килә. Тәтеш өязендә: шәһәрдә, Зур Фролово, Куллар, Шонгаты, Васильево, Ямбакты һәм Олы Шәмәктә ирекле янгын дружиналары оештырылган була.

Тәтеш районында хәзерге вакытта “ТР буенча ФЯХнең 8нче отряды” ФДКУ 133нче янгын-коткару часте эшли. Часть штатында теләсә кайсы мизгелдә гадәттән тыш хәлләр булган урынга чыгарга әзер булган 41 кеше хисаплана. Олы Тархан һәм Олы Шәмәк авылларының һәркайсында 11әр кеше белән аерым ­постлар бар.

Тәтешнең янгын сагы частенә эчке эшләр хезмәте капитаны Сергей Фокин җитәкчелек итә.
“Янгын частендә бүгенге көндә ут белән көрәшүгә уннарча елларын багыш­лаган тәҗрибәле хезмәткәрләр күп. Болар – 35 еллык эш тәҗрибәсе булган каравыл начальнигы Сергей Васин, каравыл начальнигы Ринат Гыйс­мәтуллин, бүлек командиры Ринат Ибәтуллин, янгын сүндерүче Андрей Большаков, – дип сөйли Сергей Александрович. – Бөек Ватан сугышы ветераннары – янгын сүндерүчеләр Валентина Прокофьевна Страшинаны, Михаил Николаевич Павловны хөрмәтлибез һәм хезмәтләре өчен тирән ихтирам белән искә алабыз. Евгений Никитин, Владимир Новиков озак еллар эшләде.  Буыннар элемтәсе, янгын сүндерүнең бәяләп бетергесез тәҗрибәсен һәм янгын сүндерүчеләрнең традиция­ләрен тапшыру – яшь буын өчен ныклы нигез. Сергей Васин, бертуган Радик һәм Ринат Ибәтуллиннар үз әтиләренең эшен дәвам итә.Хезмәткәрләребез Николай белән Алексей Никитиннарның әтиләре янгын часте начальнигы иде. Бертуганнар Андрей һәм Сергей Семеновлар  үзләренең әтиләре Владимир Николаевич белән эшли. Аталы-уллы Байбековлар  бергә хезмәт куя”. 

Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе киң күләмле эш алып бара.

“Безнең эшчәнлек – ул бары тик объект­ларны янгын куркынычына тикшерү һәм штрафлар салу гына түгел, шулай ук хокук бозуларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирү дә, аларны үтәү вакытын билгеләү дә, яңадан бер кат контроль тикшереп чыгулар һәм профилактик эш тә”, – дип аңлата эш алымнарын күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Илсур Камбеев. 

Янгыннар саны тайпылышсыз кими. Әгәр 2007 – 2009 елларда ел саен уртача алганда 50 янгын чыкса, соңгы елларда инде 25 – 30дан ­артмый. 

Нигездә, янгын сүндерүчеләргә язын һәм көзен кызу эшләргә туры килә. Май бәйрәмнәрендә һәм ягу сезоны башланганда янгын чыгулар закончалыкка әйләнде. Кайчак­ларда бу көннәрдә чакыруларга 5 – 7 тапкыр чыгарга туры килә.

Әлеге еллар эчендә сүндерелгән янгыннарны, никадәрле кешеләр гомере коткарып калынуын исәп­ләп чыгу мөмкин түгел. Янгын час­тенең төп казанышы – элек эшләгән һәм җиңел булмаган хезмәттә булуны бүген дә дәвам итүче кешеләр, алар тырыш хезмәтләре, осталыклары ярдәмендә куелган барлык бурычларны лаеклы башкарып чыгалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев