Рәсемнәр кагыйдәләрне өйрәнергә ярдәм итә
Тәтеш районындагы белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 7дән 16 яшькә кадәрге укучылар жюри хөкеменә 67 эш тапшырды.
(Тәтеш, 13 март, “Тәтеш таңнары”).“Авангард” газетасы редакциясендә районның дәүләт автоинспекциясе белән “Авангард” газетасы редакциясе оештырган “Юл йөрү кагыйдәләре балалар карашыннан” дигән балалар рәсемнәре конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.
Тәтеш районындагы белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 7дән 16 яшькә кадәрге укучылар жюри хөкеменә 67 эш тапшырды. Балаларның барысы да рәсемнәр ясаганда тырышлыкларын, талантларын, фантазияләрен эшкә җиккәннәр, юл йөрү кагыйдәләрен белү осталыкларын кулланганнар. Гуашь, акварель, карандаш белән ясалган рәсемнәр матур һәм тирән эчтәлекле. Балалар үзләренең эшләрендә кызыл ут – светофорның тыю сигналы янганда юлдан аркылы чыгарга ярамаганлыгын сурәтләгәннәр. Машинада утырып йөргәндә иминлек каешы эләктереп куелган һәм баланың махсус җайланмада булырга тиешлегенең мөһим икәнлеген рәсемнәр ярдәмендә күрсәткәннәр.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, Богдашкино төп мәктәбеннән Валерия Муллина җиңүче булды, икенче урын – Әмир Хафизовка (1нче мәктәп), өченче урын Самат Идиатуллинга (1нче мәктәп) бирелде. Дүртенче урынны Саминә Закирова (Бидәңге төп мәктәбе) алды, бишенче урынны Юлиана Минтюкова (1нче мәктәп) яулады.
Айзилә Әхмәтҗанова, Зөһрә Кучкелдиева, Диләрә Фәйзуллина, Софья Кутяшова, Глеб Каргин, Камилла Ананьева, Кирилл Агеев, Эвелина Миронова, Адель Хәлимов, Арслан Мусаев призерлар булдылар.
Тәтеш районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов бүләкләү тантанасы барышында балаларның игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүнең әһәмиятлелегенә һәм үтәүгә, кеше гомеренең кадерен аңлауга юнәлтте.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, призлар белән бүләкләнделәр. Редакция бүлмәләре буйлап экскурсия ясау балалар өчен аеруча да күңелле һәм мавыктыргыч булды. Алар “мәктәптә яхшы билгеләренә, китаплар һәм газеталар укырга, ә урамда юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә” вәгъдә иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев