Рус шигъриятенең кояшы
Пушкин туган көн – ул сүзләр матурлыгына дан җырлау.
(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге үзәк паркта Рус теле көнендә “Россиянең йөрәге, беренче мәхәббәт кебек, сине беркайчан онытмый” дип исемләнгән мәдәни-күмәк чара булып узды.
Бәйрәмгә, Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтәр өчен, ачык мәйданчыкка мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, кечкенә сабыйлары белән ата-аналар, шәһәрлеләр һәм безнең як кунаклары килде.
Узган гасыр киемнәре белән киенгән актерлар бөек шагыйрь Александр Пушкин һәм аның илһам чыганагы Наталья Гончарова иртәдән үк парк аллеясе буйлап атлап, үтеп-китеп йөрүчеләрнең игътибарын җәлеп иттеләр. Кешеләр алар белән фотога төштеләр, балалар шагыйрьгә аның шигырьләрен сөйләделәр.
Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре урамда күргәзмә экспозицияләре бизәделәр, җыелучылар шигырьләр, проза томнарын, мемуар әдәбиятны укый алдылар. Шагыйрь әкиятенә яраклаштырып ясалган сурәтләр белән бизәлгән ачык һавадагы сәхнәдә тәтешлеләргә “рус шигърияте кояшының” шигырьләрен уку мөмкинлеге булды.
Социаль хезмәткәрләр һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәрләре мастер-класс үткәрделәр.
Самавырлар белән бал, кайнатма һәм башка сый-нигъмәтләр куелган өстәл няня Арина Родионованың әкияти дөньясын хәтерләтте. Җәйге сәхнәдә җирле үзешчән артистлар һәм белем учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашында бәйрәм концерты оештырылды.
Яшь артистлар башкаруында Пушкинның үлемсез шигырьләре яңгырады. “Александр Сергеевич Пушкин – бөек рус шагыйре. Без аның шигырьләрен һәм прозаларын яратабыз, хәтерлибез, сокланабыз, һәм киләчәк буынның һәркайсы бөек шагыйрьне үзе өчен шулай ук яңадан ачачак”, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина, чарада катнашучыларны тәбрикләп.
“Без тәтешлеләрнең Александр Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында мөмкин кадәр күбрәк искә алуын телибез. Әдәби-музыкаль бәйрәм – бу тиешле олы хөрмәт һәм бөек шагыйрьгә аның үлемсез иҗаты өчен рәхмәт белдерү”, – диде бәйрәм чарасын оештыручыларның берсе, ТР “Рус милли-мәдәни берләшмәсе”нең Тәтеш бүлеге җитәкчесе Олег Евсеев.
“Тәтеш таңнары” гәҗите журналистлары “Бүген Пушкинны укыйбыз!” дигән әдәби акция оештырдылар, теләге булучыларга шагыйрь әсәрләреннән өзекне сөйләп күрсәтергә тәкъдим иттеләр. Балалар һәм өлкәннәр рәхәтләнеп катнаштылар, үзләрен шигырь укучылар сыйфатында сынап карадылар.
Бәйрәм кысаларында “Тәтеш таңнары” гәҗите коллективы Абунәче көне оештырды.
Редакция хезмәткәрләре сораштыру, мавыктыргыч бәйгеләр уздырдылар, яздыру квитанциясе рәсмиләштерделәр, абунәчеләргә бүләкләр өләштеләр, киңәшләр һәм тәкъдимнәр тыңладылар.
“Миңа калса, үзен хөрмәт иткән һәрбер тәтешле район яңалыкларыннан, район тормышыннан читтә була алмый, – диде Евгения Кириллова. – Ә Абунәче көне безне, гәҗит укучыларны, редакция хезмәткәрләре белән якынайта, фикерләр алмашырга, тәкъдимнәр кертергә мөмкинлек бирә. Әле тагын минем өчен бәхетле очрак – бүләк көтелмәгән күңелле сөенеч булды, аш-су бүлмәсендә кулланылучы җыелманың хуҗалыкта кирәге чыгачак”.
“Минем дә көнем уңышлы башланды, – дип елмаеп өстәде Салия Хәмидуллина. – Коллектив белән дә таныштым. Хәзер “Тәтеш таңнары” күңелләребезгә тагын да якынрак булачак”.
Бәйрәм чынлап та рух күтәренкелегендә узды!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев