Һәрвакытта ярдәмгә килә
Яраткан хезмәтенә 34 ел гомерен багышлаган ветеринария табибы Нина Мохтарова үзенең һөнәрен җир йөзендә иң мәрхәмәтлесе дип саный.
(Тәтеш, 31 август, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова). Ягымлы ханым аны сайлау сәбәпләре турында гади итеп болай дип аңлата: “Чирмешән районы Иске Элмәле авылында туып-үстем, әни фермада сыер савучы булып эшли иде, әти – ат караучы. Мәктәптән кайтканнан соң еш кына алар янына йөгердем, сыерлар саудым, атларны карауда булыштым, миңа бу ошый иде. Безнең ветеринар пенсиягә чыгарга әзерләнгәндә миңа белем алырга һәм аңа алмашка килергә киңәш иттеләр”.
Әмма әлеге ниятләргә чынга ашырга язмаган була – ветеринария техникумында чакта төркемдәш егет кызның йөрәген яулый, шулай итеп яшь белгечне Чирмешән түгел, ә Тәтеш районы ала, чөнки Үтәмештә яшәүче Рәис Мохтаров аның гомерлек пары булып куя.
Нина Евгеньевнаны Олы Тархан участок хастаханәсенә билгелиләр, ул анда 12 торак пунктка һәм өч авыл хуҗалыгы предприятиесенә хезмәт күрсәтә. Ул үзенең остазлары Әнвәр Исхаковны һәм Әнвәр Зарманы җылылык белән искә төшерә: “Алар эшендә иң мөһиме шул булды – кешеләргә ярдәм итү, үзара булышлык, бердәмлек, эш сөючәнлек. Теләсә нинди һава торышында без ярдәм итәр өчен ат белән авыллар буйлап йөрдек”.
Олы Тархан участогының тәҗрибәле мөдире хәзерге вакытта район тарафыннан узган елны республика программасы буенча алган яңа машинаны үзе йөртә. Ветеринария хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, хәзер юллар да яхшы, һәрбер авылга кадәр йә асфальт җәелгән, йә вак таш-ком катнашмасы түшәлгән, бу хезмәтнең мобильлеген арттыра.
“Чакыруларның барыннан да күбрәге язгы вакытка туры килә. Мал-туарга витаминнар җитми, иммунитет зәгыйфьләнә, ә бит аларга да, безнең кебек, сәламәт туклану өчен яхшырак азык, хәрәкәт, саф һавада йөрергә кирәк, – ди белгеч. – Терлек хуҗалары аларның иминлеген кайгырта, без тикшерүләр уздырабыз, төрле чирләрдән прививкалар ясыйбыз, хөкүмәт авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре хакында кайгырта – профилактик чараларга дәүләт субсидияләр бүлеп бирә”.
Мал-туар бу якты дөньяга һәрвакытта да җиңел генә тумый, моңа тәҗрибәле фельдшер ярдәм итә. “Иң сөенечлесе – гаҗәеп матур һәм соклангыч яңа туган бозауны кабул итү, аңардан сәламәт, нык мал-туар үстерү. Барысы да яхшы булуга инаныр өчен, төне буе янында утырган чаклар да булгалый”, – дип сөйли Нина Евгеньевна.
Барлык кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган модульле ветеринария пунктында кабул итү алып бару мөмкинлеге булу шатлыклы күренеш. “Күптән түгел ике яңа суыткыч китерделәр. Без дә тырышабыз, ышанып тапшырылган участокның эпизоотик иминлеге – безнең өчен иң әһәмиятлесе”, – дип хәбәр итте соңгы елларда ире Рәис Рәмис улы белән бергә эшләүче мөдир.
“Нина Евгеньевна – бик яхшы белгеч, үз эшенең остасы”, – ди ветеринария фельдшеры турында районның дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәмис Әхмәтов.
Олы Тархан участогы мөдире көндезен һәм төннәрен дә ярдәмгә ашыга. Авыл кешеләренең барысы да игелекле, киң күңелле Нина Евгеньевнаның сыерны да, кошларны да, яраткан мәчеләрен дә дәвалар өчен һәрвакытта ярдәмгә киләчәген белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев