Синоптиклар Татарстан юлларында көчле бозлавык турында кисәтте
Көндез һава температурасы -4..+1 градус тәшкил итәчәк.
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 3 гыйнварда Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә, көндез кайбер районнарда кар явачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтте.
3 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән бераз кар явачак, көндез юеш кар, кайбер районнарда юлларда бозлавык хасил булачак. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә -6..-11, аязган вакытта -19 градуска кадәр салкынайта. Көндез -4..+1 градус.
4 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән бераз кар һәм юеш кар явачак, юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчәя. Төнлә температура -4..+1, көндез шулай ук -4..+1 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
5 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы. Бераз кар һәм юеш кар явачак. Кайбер районнарда юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә һәм иртән урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәя. Төнлә температура -1..-6, көндез -4..+1 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев