Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәламәтлекне кайгыртырга һәм тикшерелеп торырга кирәк

Ни аяныч, күпчелегебез табибка чир бары тик нык борчый башлагач кына мөрәҗәгать итәбез. Теләсә нинди авыруны булдырмый калу күпкә җиңелрәк.


Медицинада профилактика хәзерге вакытта әйдәп баручы юнәлеш булып тора. Диспансеризация нәрсә һәм ул нигә оештырылуын аңлар өчен, без ТР ОМС территориаль фондының Буа районы филиалы директоры Илсур Гариповка мөрәҗәгать иттек.
“Диспансеризациянең төп максаты – куркыныч йөрәк-кан тамырлары, онкология, үпкә чирләрен, шикәр диабеты һәм башка авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау. Санап үтелгән сырхаулар – үлемнең иң киң таралган сәбәпләре (70 проценттан күбрәк), – дип аңлата Илсур Харис улы. – Профилактик тикшерүләрне вакытында һәм даими узу сәламәтлек белән булган проблемаларны иртәрәк ачыклау һәм, әлбәттә, аларны вакытында хәл итү мөмкинлеген бирә. 
Исегездән чыгармагыз: үзеңнең сәламәтлегеңә сак һәм игътибарлы мөнәсәбәт гомерне озайта! Куркынычлылык факторы булган гражданнарга тулысынча профилактик консультация күрсәтү организмның диагностикасы белән беррәттән, диспансеризациянең тагын бер максаты булып торуын билгеләп үтәбез”.
– Диспансеризация кайда һәм ничек үткәрелә?
– Диспансеризация узу өчен гражданин теркәлү (теркәлгән) урыны буенча ОМС полисы һәм пас­порт белән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә тиеш.
– Быел диспансеризацияне кемнәр уза ала?
– Түбәндә билгеләп үтелгән елларда туучылар 2019 елда диспансеризация үтә: 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1982, 1995, 1998.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев