Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сөмбелә уңыш мулдан булачагын фаразлады

Россия халыкларының мә­дәни мирасы елы кысаларында Келәш авылының мәдәният хезмәткәрләре шушы араларда авыл кешеләренең хезмәтенә багышланган онытылмас һәм киң күләмле чара оештырып үткәрделәр.

Киң күңелле хуҗалар кунак­ларны каршыларга иртәдән үк әзерләнә башлаганнар. Күк йөзе болытлы булуга да карамастан, мәдәният йорты янында бәйрәм рухы сизелеп торды. Табигать нигъмәтләреннән бизәлгән күргәзмәдә Садыйковлар һәм Галимовлар бакчасында үскән гаять зур кабаклар ерактан ук үзләренә җәлеп итеп тордылар. Келәш хуҗабикәләренең төрле зурлыктагы, сорттагы һәм төрдәге җиләк-җимешләре, яшелчәләре, бәрәңгесе соклану уятты. Эшкә оста келәшләр тозланган ризыкларының рецептын бер-берләре белән уртаклаштылар. Розалия Нотфуллина учак өстендәге зур казанда корбан итеннән шурпа пешерә, янәшәдә төтеннәрен тирә-юньгә таратып самавыр да кайнап утыра, хуш исле чәйгә шифалы үләннәр дә хәстәрләп куйганнар. Мул табын төрле сый-нигъмәттән сыгылып тора.     
Бина залында авыл кеше­ләренең кул эшләнмәләреннән күз явын алырлык күргәзмә бизәп куелган. Гөлшат Хәмидуллина белән Римма Галиуллина чәчәкләр һәм көзге күренешләр композициясен ясау буенча мастер-класс ­уздырдылар. 
Келәш авылы мәдәният йорты директоры Гөл­чәчәк Галимова чараны ачып җибәреп, уңыш бәйрәмен үткәрү йоласы турында сөйләде. Бәйрәмгә килгән “Җәйбикә” үзенә ки­тәргә вакыт җитүен белдерде һәм аны рәхмәт әйтеп озаттылар. Ул үзенең көз аена багышланган гөлләмәсен Рәшит Галимовның төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән машинасында килгән Сөмбеләгә җылы теләкләр әйтеп тапшырды. Әлеге рольгә алтын башак төсен  хәтерләткән аксыл чәчле кызны сайлап куйганнар. Сөмбелә бу көнне үзенең сынамышлары белән дә уртаклашты. Кыш суык киләчәген һәм уңыш мулдан ­булачагын фаразлады.  
Милли киемнәр кигән үзеш­чәннәр урак өсте турындагы тетральләштерелгән өзектә кыр эшләре күренешен чынбарлыкка туры китереп, чын күңелдән башкардылар, җырладылар да, биеделәр дә, әйлән-бәйләндә дә күңел ачтылар. Алар борынгы вакытларда ничек итеп кипкән көлтәләрне чабагач белән сугуларын күрсәтеп, тамашачылар белән бергә үткәннәргә сәяхәт кылдылар. 
Бәйрәм азагында авыл активын бүләкләү тантанасы булды. Келәш авылы җирлеге башлыгы Фәнил Галимов, районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова туган якларына битараф булмаганнары өчен келәшләргә рәхмәт сүзләрен белдерделәр. “Халыкның гореф-гадәтләрен сак­лау – ул халкыбызга хас сый­фатлар, алар ярдәмендә һәр­кайсыбыз яшәү рәвешеннән какшамас таяныч алабыз”, – диде үзенең чыгышында Рима Гомәр кызы.
Шулай ук район башкарма комитетының мәдәният бүлегеннән, “Авангард” газетасы редакциясеннән, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасыннан, Тәтеш җирлекара китапханәсеннән дә Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Оештыручылар үз чиратларында “Сөмбелә”не әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм иткән авылдашларына һәм иганәчеләргә: “Агроил” авыл хуҗалыгы пред­приятиесенә, “Авангард” газетасы редакциясенә рәхмәт белдерделәр. 
Әлеге матур бәйрәмдә катна­шучылар соңыннан авыл урамнары буйлап, көзге җиләк-җимешләр, яшелчәләр, чәчәкләр һәм бодай башаклары куелган машинада Келәшнең гүзәллеген ­карау мөмкинлеген дә кулдан ­ычкындырмадылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев