Тәтештә Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы утырышы булды
Утырышта Ирек Илдус улы Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге хакында сөйләп, Тәтеш җирле оешмасы хакындагы фикерләре белән уртаклашты.
Тәтештә район хакимияте бинасында Тәтеш районы Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы утырышы булды. Анда Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТР буенча бүлекләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы бүлекләре белән эшләү комитеты баш реферанты Миләүшә Госманова, Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков, район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев, “Интернациональ хатын-кызлар берлеге” ТИО вице-президенты, “Колос” агрофирмасы ҖЧҖ һәм “Р. Г. Сафиуллова” КФХ,Тәтеш районының "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова һәм районның мәдәният, мәгариф, китапханә тармагы хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, үзидарә сәркатипләре, иҗат коллективлары һәм башка белгечләр катнашты.

Утырышта Ирек Илдус улы Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге хакында сөйләп, Тәтеш җирле оешмасы хакындагы фикерләре белән уртаклашты.
Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина уку йорты учреждениеләренең белем бирү алымнары, казанышлары һәм төрле чаралар үткәрелүе турында чыгыш ясады.
Рима Сафиуллова Тәтеш районында оештырылган киң күләмле очрашулар, кичәләр, чаралар хакында бәян итте һәм татар телен саклау буенча үз фикерләрен җиткерде.

Көн тәртибе буенча Бөтендөнья татар конгрессының Тәтеш районы җирле оешма җитәкчесен һәм составын сайлау булды.
Тавышка куелганнан соң, бертавыштан җирле оешма җитәкчесе итеп Рима Гомәр кызы Сафиуллова сайланды.
Утырыш барышында җирле оешма җитәкчесен һәм составын сайлау булды. Катнашучылар аның җитәкчесе итеп бертавыштан Рима Гомәр кызы Сафиуллованы сайладылар.
Очрашуда шулай ук теләге булган һәркем җирлекләр һәм авыллар, оешмалар һәм дини мәсьәләдәге фикерләрен белдереп чыгыш ясадылар.

Казаннан килгән кунаклар ахырдан Тәтештәге "Түбәтәй тауэр" күзәтү мәйданчыгында булып, аның матурлыгы белән хозурландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев