Табиблар һәм укытучыларга, чәчәк һәм блокноттан тыш, башка бүләкләр алуны тыярга телиләр
Хәзер сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә 3 мең сумнан кыйммәтрәк булган бүләкне кабул итеп алырга ярамый.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә табиблар, укытучылар, төбәкләрдәге дәүләт органнары һәм муниципалитетлар карамагындагы оешмаларның башка хезмәткәрләренә, чәчәк һәм канцелярия продукциясеннән тыш, теләсә нинди бүләк кабул итеп алуны тыярга телиләр. РФ Хөкүмәте ноябрь ахырында Дәүләт Думасына шундый закон проекты тапшырган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Моннан тыш, дәүләт корпорацияләре тарафыннан булдырылган һәм контрольдә тотылучы оешма хезмәткәрләренә карата коррупциягә каршы яңа стандартлар кертү күздә тотыла, диде Баснак. Бүген мондый нормалар федераль хезмәткәрләргә карата гына кулланыла.
Хәзерге вакытта Гражданнар кодексы нигезендә сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә 3 мең сумнан кыйммәтрәк торган бүләкләрне кабул итеп алырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев