Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тактик носилкалар тектеләр

Тәтешлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен ­тактик носилкалар тегү буенча хәйрия акциясендә катнаштылар.

(Тәтеш, 24 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Акциянең идея илһам­чысы – Буа районы Зур Фролово авылында хәйрия склады оештырган Ольга Шевелева. Җыелган акчага махсус материал, бау һәм җепләр сатып алынган. Ләкин тактик носилкалар тегү өчен кешеләр җитеп бетмәгән. 
Ул ярдәм итү үтенече турында социаль челтәрләргә язган. Озак та үтми моңарга шә­һәрлеләр Нина Алюкина, Наталья Мустафина, Ирина Тюрина үзләре­нең җавап сүзләрен белдер­гәннәр. Нәкъ тә алар бер­дәм көч белән 25 носилка теккәннәр. Тәтешле Полина Слугина материалны Тәтешкә кайтарту һәм әзер продукцияләрне Буа районына җибәрү мәсьәләсе белән шөгыльләнгән. Гади итеп әйткәндә, транспорт эзләгән.  

– Носилкаларны ике ат­­на тектек. Мин те­гүче булмасам да, булдыра алганча тырыштым. Кайчакларда эштән соң төнге сәгать икеләргә-өчләргә кадәр утырдым. Үземчә махсус тегү алымын эшләп таптым: башта кистем, аннары тегеп чыктым, шуннан соң бауларын кистем. Теккән чагында солдатларыбызны уйлап, күңел җылымны биреп эшләдем, минем дә бит улларым бар, – дип ­уртаклашты күп балалы ана Нина Алюкина.

Хатын-кызлар әзер булган тактик носилкаларны узган атнада Зур Фроловага җибәргәннәр. Әйберләрне тиешле урынга илтүдә шә­һәрле Андрей ярдәм күр­сәткән. Ул үзенең фамилиясен әйтергә теләмәде.  

Аннары носилкалар Казанга, өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган ир-егетләр урнашкан пунктларга озатылачак. Шуннан соң носилкаларны махсус хәрби операция зонасына җибәрәчәкләр һәм Россия солдатларына ­тапшырачаклар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мобилизация тетюши