Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Татарстанда ир-ат яна торган сарайдан терлек куып чыгарырга тырышып һәлак булган

Янгын Тәтеш районының Иоково авылында килеп чыккан.

(Тәтеш, 22 ноябрь, Тәтеш таңнары). Татарстанда ир-ат, яна торган сарайдан терлек куып чыгарганда, үзе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төн уртасында бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Иоково авылында сарай януы турында хәбәр алынган.

Урынга Жуково, Килдеш һәм Олы Тархан авылы янгын сүндерүчеләре, шулай ук 133нче янгын-сүндерү часте килгән.

60 квадрат метр мәйданда сарайны һәм азык сакланучы янкорманы ут ялмап алган. Хуҗа ир-ат сарайдан терлекләрне чыгарам дип, эчкә кереп киткәнлеген хатыны әйткән.

20 минуттан янгын сүндерелгән. Янгын калдыкларын актарганда, 57 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламаудан килеп чыккан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/21/175636/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев