Реклама
Көн темасы
Татарстанда янәдән яңгырлы һәм яшенле һава торышы булачак
Көндез республикада 25 градус җылы булачак.
(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). 23 июльдә Татарстан территориясендә урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Шулай ук көндез яшен булуы да ихтимал. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә синоптиклар.
Көндез +20-25 градус җылы булачак.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/22/190197/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев