Тәтеш районы башлыгы студентларга һәм аларның укытучыларына мөрәҗәгать итә
25 гыйнвар – Россия студентлары көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов студентларга һәм аларның укытучыларына мөрәҗәгать итә:
– Студент еллары – һәр кешенең тормышында күңелле вакыт. Бу – яңа ачышлар, кызыклы идеяләр, киләчәккә нигез салу, катлаулы фәннәр һәм төрле тәҗрибәләр ясау, дусларча ныклык һәм бер-береңә ярдәм итү вакыты. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз, сез – хезмәт, интеллектуаль һәм иҗади потенциалыбыз. Илнең киләчәге сездән һәм сезнең белемегездән тора.
Укытучыларга көндәлек фидакарь хезмәтләре, һөнәри тәҗрибәләре һәм яшь буынга тапшырган белемнәре өчен аерым рәхмәт!
Сезгә нык сәламәтлек һәм киләчәк казанышлар өчен көчегезнең күп булуын телим. Һәр көнегез яңа ачышлар белән тулы булсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев