Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешлеләр Малкин урамының нинди булачагын хәл иттеләр

Гражданнарны яклау көллиятендә Малкин урамы территориясен төзекләндерү мәсьәләсе буенча иҗтимагый фикер алышу булды.

(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары”). 

Район җитәкчелеге, Казаннан килгән архитек­торлар һәм шәһәр кешеләре Малкин урамының ничек бу­лачагын бергәләп хәл иттеләр.  

– Сезнең катнашуыгыз һәм сезнең фикерегез бик мөһим. Шәһәребез матур һәм уңайлы булырга, безнең мәдәниятне һәм рухи кыйммәтләрне күрсәтергә тиеш, – дип мөрәҗәгать итте ­район башлыгы Рәмис Сафиуллов чарада катнашучыларга.   

Проектның җитәкчесе Алмаз Вәлиуллин үз командасы белән берлектә Тәтештә җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерү буенча идеяләрне берничә тапкыр инде тормышка ашырды. Шулай итеп, алар “Тарихка 320 бас­кыч: Троицк буйлап” проекты өстендә эшләделәр, шәһәр буасын төзекләндерделәр, уңайлы шәһәр мохитен булдыру кысаларында шәһәрдәге үзәк паркны һәм Җиңү паркын төзекләндерү проекты өстендә эшләделәр. Хәзер архитекторлар алдында яңа бурыч тора: кече шәһәрләрнең Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга алырлык проект ясау.

Фәкать шул чакта гына Малкин урамын төзекләндерү мөмкин булачак. 
– Минем Тәтештә эшләү тәҗ­рибәм шактый зур, биредә мин һәрчак ярдәм һәм хуплау табам, – диде Алмаз Вәлиуллин.  

Тәкъдим итү кысаларында архитекторлар Малкин ура­мы­­ның өстенлекләре һәм кимчелекләре турында сөй­лә­деләр. Алар фи­керенчә, террито­риядә искергән кече архитектура төрләре, юкка чыгарылган ландшафт, яктылык җитмәү кебек шундый кайбер проблемалар бар. Архитекторлар шәһәрдә бу урамның җәяүлеләр генә йөри торган бердәнбер урам булуын, үзәктә урнашуын, өстәмә белем бирү үзәге янындагы һәм шәһәрнең үзәк паркларын тоташтыручы булып торуын билгеләп үттеләр. 

Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан авыл хуҗалыгы ярминкәләре, чыгарылыш ки­чә­ләре өчен файдаланыла, би­редә патриотик чаралар уза. Моның белән бәйле, архитекторлар зонага бүлүнең билгеле бер төрен тәкъдим иттеләр: алар фикеренчә, район мәдәният йортына якынрак итеп ял зонасы, “Фиш” зонасы һәм машина кую урыны булырга тиеш, алар шәһәр күренешенә бик туры килеп торачак, дип билгеләп үттеләр. Төзекләндерелгән вакытта бары тик табигый материаллар гына куллану планлаштырыла.  

Шәһәр кешеләре төзекләндерү буенча тәкъдим ителгән фикер­ләрне тыңлагач, командалар­га бүленеп, аларны күмәк рә­веш­­тә карап чыктылар, аннары җые­лу­чыларга тәкъдимнәрен әйттеләр. 

Мисалга, көллият студентлары командасы Малкин урамындагы яктырткычларны тагын да яктыракка һәм заманчаракка алыштыру, юл өслеген яңарту, кечкенә сәхнә, яктылык сибүче фонтан һәм эскәмияләр урнаштыру, өстәмә белем бирү үзәге янына газон үләне белән кечерәк футбол кыры ясау кирәклеген билгеләп үтте. Балалар сәнгать мәктәбе командасы киресенчә, шәһәрнең тарихи күренешен саклау идеясен тәкъдим итте. 

Чыгыш ясаучыларның күпче­леге район мәдәният йорты янында яңа ел чыршысын урнаштыруны күз уңында тоткан фонтан кирәк дигән фикергә килде. Тәтешлеләр Малкин ­урамына МХО батырларының бюстлары һәм мәгълүмати стендлар урнаштырылган патриотик зона булдыру турындагы тәкъдимнәрен дә әйттеләр. Районыбызны данлаган кешеләрнең исемнәре белән “йолдызлар юлы” булдыру, җилкәнле корабль һәм ат төрендәге конструкция урнаштыруны, янгын сүндерү часте янәшәсенә – борынгы заманнарда янгынга су ташу өчен билгеләнгән арбалы ат скульптурасын куюны тәкъдим иттеләр. Инвалидлар җәмгыяте вәкиле Светлана Камфарова Малкин урамы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә җайлаштырылган булырга тиеш, дип билгеләп үтте.    
Тәтешлеләрнең барлык тәкъ­димнәре архитекторлар та­ра­фын­нан игътибарга алынды. Проект өстендә эшләү дәвам итә. Ул кечке­нә шәһәрләрнең Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан очракта, Малкин урамын икенче елга инде төзекләндерә дә башлаячаклар.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев