Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Техника – контрольдә

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районы буенча ТР дәүләт техник күзәтчелек бүлеге мөһим, җавап­лы эшләрне башкара.

(Тәтеш, 5 ноябрь, Тәтеш таңнары. Елена ВИКТОРОВА ). Баш дәүләт инженер-инс­пекторы Сергей Балантаев җитәкчелек ит­кән бүлекнең төп бурычы – кешеләр гомере, сәламәтлеге һәм милке, тирә-юнь мохитне сак­лау өчен иминлекне тә­эмин итү өлешендә агросәнәгать комплексы җайланмаларын фай­­даланган вакытта үз­­йөрешле машиналар һәм аларга тагылма арбаларның техник торы­шы артыннан күзәт­челек.  

“Безнең исәптә бүгенге көнгә 79 хуҗалык, юридик һәм физик затларга тиешле 1299 техника тора”, – дип хәбәр итте бүлек начальнигы.

Сергей Анатольевичның бердәнбер вазифасы – үзйөрешле техникаларны йөртүгә таныклык бирү генә түгел, ул Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында үзйөрешле машиналарны йөртү хо­кукына дәүләт имтиханын алу комиссия­се әгъзасы да булып тора,  ЮХИДИ хезмәткәрләре белән кайчакларда рейдларда катнаша, архив эше һәм документ әйләнеше белән шөгыльләнә.

“Хосусыйчы” опера­­ци­я­­­­­­­се” кебек төшенчә үз­­йө­реш­ле техника ху­җаларының күбесе­нә таныш. Һава шартла­ры нинди булуга карамастан, Сергей Балантаев игълан ителгән вакытта район юлларында канун бозучылар белән көрәш алып бара. Ә андыйлар, еш булмаса да, шулай да очраштыргалый. Һәм һәркайсының акланыр­га сәбәбе табыла: йә игътибарсызлыгы аркасында техник күзәтү узарга оныткан, йә моның кирәге чыгармы икән дип санаган. Әмма һәр ачыкланган хокук бозу штраф төрендә җәзага дучар ителә. Шуңа күрә техниканы исәпкә куюны чынлап та санга сугарга кирәк.

Яз җитү – авыл хуҗалыгы җайланмаларын һәм машиналарын кыр эшләренә әзерләгән чак гадәттә баш дәүләт инженер-инспекторы өчен иң кызу вакыт, шулай ук кыш башланганда – бу мәлдә кар машиналары хуҗалары активлаша, чөнки әлеге мототранспорт хәрәкәтенә дә таныклык таләп ителә.

Баш дәүләт инженер-инс­пекторы Сергей Балантаев көн саен диярлек катлаулы һәм җаваплы эш башкарып, канун сагында тору белән бергә, шулай ук тәтешлеләр гомеренә дә иминлек өсти.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев