Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Техникаларның әзерлеген бәяләделәр

Тәтеш районында машина-трактор паркының язгы кыр эшләренә әзерлек күрсәткечләре буенча кабул итү комиссиясе булды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Әмир Шакиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган комиссия тракторларның һәм авыл хуҗалыгы маши­наларының агымдагы елның язгы кыр эшләрен башкаруга әзерлеген бәяләде.
Комиссия “И. Р. Заһи­дул­лин” КФХ, “Маяк”, “Новая Заря”, “Нур”, “Содружество”, “Авангард”, “Колос”, “Татарстан”, “Бакырчы” авыл хуҗа­лыгы пред­прия­тие­ләрендә булды. 

– Техник тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, аларның төзеклеге, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклык­лары булу-булмавы тикшерелде. Техниканың әзерлеген бәяләгәндә трак­торларның техник карау узуына, техник хезмәт күрсәтү пунктларының эшләвенә, күчмә ремонт зве­ноларының, хезмәтне сак­лау кабинеты һәм до­ку­мент­ларының, тех­ника куркынычсызлыгы жур­нал­ларының булуына, орлык материалының әзерлегенә игътибар бирелде. Карап йөргәндә шулай ук махсус киемнәр бирелүе игътибар үзәгендә булды, хезмәткәрләргә медицина тикшерүе узарга кирәклегенә күрсәтмә бирелде, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек ­Садриев.

Конкурс чарасы кысаларында машиналарны имин куллану кагыйдәләре, шулай ук тракторчы таныклыгын алыштыру кагыйдәләре, техниканы кулланганда кирәкле документлар булу таләпләрен үтәү буенча механизаторлар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Районда 2025 елгы язгы кыр эшләрен башкаруга барлыгы 372 төрле маркалы трактор әзерләнгән, шулардан куәтлеләр – 107 берәмлек, 166 чәчкеч, 35 чәчү комплексы.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урында – “Колос” авыл хуҗалыгы предприятие­се, икенче урында – “Авангард”, өченче урында – “Нур” агрофирмасы. 

– Безнең хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерлек йөз процент. Орлык материалы хәстәрләп куелды, шикәр чөгендере орлыгы кайтуын көтәбез. Бездә гомуми җир мәйданы 7 435 гектар, сөрү җиренә 6 500 гектар бүлеп бирелде. Төп культуралар – көзге бодай, ул 1 500 гектарны били, сабан бодае – 600 гектарны, арпа – 550 гектарны, бөртеккә кукуруз – 150 гектарны, шикәр чөгендерен 800 гектар чәчәчәкбез. 
Язгы кыр эшләренә 20 техника җәлеп ителәчәк, шуларның дүртесе куәтле трактор. 

Безнең механизаторлар көзге бодайны өстәмә тукландыруга инде керештеләр, моның өчен үзйөрешле техника кулланыла. Һава торышы әйбәт булса, эшнең әлеге мөһим этабы якшәмбе көнгә төгәлләнәчәк.  

Бер гектар чәчү җиренә 200 килограмм тәэсир итүчән матдә кертергә планлаштырабыз. Өстәмә тукландыруны бер гектар чәчү җиренә 200 килограмм исәбеннән аммиак селитрасыннан башладык. Быел вегетация буенча өстәмә рәвештә гектарга 150 килограмм исәбеннән югары концентрацияле сыек ашлама кертәчәкбез, – дип уртаклашты “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесенең генераль директоры Ранис Мәүлиханов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев