Тормышның мөһим баскычы
Тәтештә “Ватанга хезмәт итәм!” дип исемләнгән тантаналы чара узды.
(Тәтеш, 23 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Ватан алдындагы бурычын үтәргә теләгән егетләр елдан-ел арта, көзге чакырылышта кырыкка якын тәтешле Россия Армиясе әләме астына басачак. Патриотлык рухы, Ватанга мәхәббәт – аларның төп юнәлеше менә шулар. Армиядә хезмәт итү – бу бурыч кына түгел, ә һәрбер ир-егет өчен тормыш мәктәбе дә.
Гражданнарны яклау көллиятенең иркен актлар залына чакырылышлар да, шулай ук район администрациясе, хәрби комиссариат, белем бирү учреждениеләре вәкилләре, хезмәт ветераннары, ата-аналар бәйрәм кунаклары буларак җыелды.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов булачак солдатларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте: “Бүген сезнең өчен – җаваплы мизгел, хезмәт итү – ул гаять зур шатлык һәм чиксез горурлык. Сез аңа тулысынча әзердер, дип уйлыйм. Армия мәктәбе сезнең белән гомерлеккә калачак, бу шулай тиеш тә, ә без сезне көтәчәкбез”.
Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин Рәмис Хатыйп улының изге теләкләренә кушылып, тәтешлеләр иксез-чиксез илебезнең нинди генә гаскәрләрендә хезмәт итсәләр дә, алар һәрвакытта яхшылар исәбендә, ата-аналар һәм район администрациясенә хәрби частьләрдән җибәрелгән Рәхмәт хатлары моңа ачык дәлил булып тора, дип билгеләп үтте.
“Егетләр, Россия Армиясе сафларында хезмәт итү – ул сезнең тормыш юлында бик мөһим баскыч, – дип мөрәҗәгать итте чакырылышларга ата-аналар исеменнән Оксана Пирогова. – Үзегезнең гражданлык бурычыгызны намус белән үтәгез һәм без сезне сәламәт, җитдиләнеп киткән ир-егетләр булып кайтуыгызны көтәбез”.
Станислав Костягин барлык чакырылышлар исеменнән чыгыш ясаганда намуслы һәм лаеклы хезмәт итәргә тантаналы вәгъдә бирде.
Җирле артистлар бәйрәм кунакларын иҗатлары белән сөендерде. Рус, татар, чуаш, мордва телләрендә җырлар яңгырады. Музыкаль номерларның мәгънәви эчтәлеге Ватанга мәхәббәт хакында иде. Хезмәт иткән һәр яшь ир-егет җир йөзендә кече ватан, туган йорт һәм аны анда яратуларын, көтеп торуларын белә.
Бәйрәм программасы ахырында чакырылышлар бердәм сафка тезелеп Дан Мемориалы янына атлады. Биредә алар һәлак булган сугышчылар Обелискына гирлянда салды, безгә тыныч күк йөзе бүләк итүчеләргә алар шулай хөрмәт күрсәтте.
Алексей Тайманов: “Армиягә теләп барам. Ике туган абыем Владимир Мәскәүдә, Преображенский полкында, хезмәт итә һәм моның белән горурлана. Миңа да абруйлы гаскәргә эләгәсе иде дип телим, өстәвенә сәламәтлегем нык, физик әзерлек тә яхшы”.
Ильмир Хәнҗәров: “Мин гражданнарны яклау көллиятендә укыдым, анда тәртипкә өйрәндем, шулай булгач, армия тормышындагы авырлыкларны җиңел генә үткәрәчәкмен”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев