Реклама
Көн темасы
Ферма мөдире Әдип Ибәтов эшләрнең нәтиҗәлелегенә савымчыларның үзләренең дә мөнәсәбәтләре тәэсир итә дип саный.
Әтрәчлеләр - югары савым осталары
Әтрәч терлекчеләре сөт җитештерүне үстерәләр.
Соңгы өч көндә һәр сыердан уртача савым 0,9 килограммга арткан. Хуҗалыкның ике бригадасы - Зур һәм Кече Әтрәч күбрәк сөт алу өчен тырыша.
Айга ике тапкыр үткәрелә торган контроль савымнар, тәҗрибәле сыер савучылар Люция Сафина һәм Гөлфирә Садыйкова группаларында бер сыердан 21,8 килограммнан да күбрәк булуын күрсәтә. Әлеге группалар тулысынча башмак таналардан тупланган. Яшь терлекләр булдыруның югары савым белән үзен аклавына бу тагын бер кат дәлил.

- Хуҗалык җитәкчесе Радик Нургалиев терлекчеләрнең хезмәт шартлары һәм яхшы азык базасы булдыру хакында кайгырта, - ди ул. - Узган ел Кече Әтрәчтә ремонтланган сыер абзарлары үз файдасын күрсәтте. Эшчәннәрнең хезмәте җиңеләйде - сөт үткәргеч җайланмасы урнаштырылды, малларны ашату барышы механикалаштырылды. Барлык 11 савымчы үз эшләренә намус белән карыйлар.
Зирәк авыл халкы әйткәнчә "сөт сыерның телендә...". Азык ягын җәйдән кайгыртканнар, сыйфаты да әйбәт.
"Нур"да бүгенгә тәүлеклек уртача савым 18,5 килограмм тәшкил итә.
Тук кышлату да төгәлләнә һәм хәзер, җәйге көтүлек чоры җитәр алдыннан, әлеге мәсьәләгә игътибар кимеми. Белгечләр малларны баланслы ашату турында кайгырталар. Витаминнардан торган катнашма, түпләр, сыра бөртекләре, катнаш азык, кукуруз даими файдаланыла. Терлекләр азыгы төрле минераллар белән баетылган. Ремонтланган җәйләүгә әлегә яшь терлекләрне күчергәннәр, ә савым көтүен көндезләрен генә чыгарып йөртәләр. Шундый сөт кудыргыч азык муллыгында фермада бары тик менюны гына төрләндерәсе.
"Нур" - сөт терлекләренең баш саны буенча районда иң эре хуҗалык, ә бу - "тере" акчалар. Продукция җитештерүне үстерү хуҗалыкның икътисади җитешлегенә илтә. Тармакның керемнәре салымнарны, хезмәт хакын түләүгә, хуҗалыкның матди-техник базасын үстерүгә акча булу мөмкинлеген бирә.
- Быел савымны 20 процентка кадәр арттыру максаты куелды, - дип уртаклашты хуҗалык җитәкчесе Радик Нургалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев