Реклама
Көн темасы
Тәтеш гражданнарны яклау көллияте Россиянең иң яхшы 100 колледжы исемлегенә керде
Татарстандагы биш көллият, ике техникум һәм бер лицей-интернат WorldSkills Russia версиясе буенча 2019 елның иң яхшы 100 көллияте исемлегенә кергән.
(Тәтеш, 15 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Татарстандагы биш көллият, ике техникум һәм бер лицей-интернат WorldSkills Russia версиясе буенча 2019 елның иң яхшы 100 көллияте исемлегенә кергән. Бу хакта хәрәкәтнең рәсми сайтында хәбәр ителә. Аны "Татар-информ" хәбәр итә.
Ил буенча иң яхшы көллиятләр исемлегенә Татарстаннан Халыкара компетенция үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Казан педагогия һәм төзелеш көллияте, Халыкара сервис көллияте, Тәтеш гражданнарны яклау көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Яр Чаллы политехника көллияте, шулай ук КНИТУ-КАИ лицей-интернаты кергән.
«Көллиятләр бу рейтингны хезмәтләрен бәяләү буларак кына түгел, ә яшьләргә дә һәм һөнәри белемнәрен арттырырга телгән төрле яшьтәге гражданнарга дә кирәкле булу өчен алга таба үсешкә өстәмә баскыч итеп файдалануларын телим», — дип котлады җиңүчеләрне «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» Союзы генераль директоры Роберт Уразов.
Рейтингка кергән барлык уку йортлары да «Ворлдскиллс Россия» хәрәкәте сертификатларын электрон рәвештә алган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев