Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтеш район игенчеләре кыр эшләрен тәмамлый

Районның авыл хуҗа­лыгы предприя­тие­ләре кыр эшләрен тәмамлап, туфракны эшкәртү техникаларын ремонтлауга куюны оештырачаклар һәм аны кышкы саклауга ­куячаклар.

(Тәтеш, 5 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районының авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек идарәсе хез­­мәткәрләре мәгъ­лү­матлары буенча, быел да чөгендер үс­те­рү­челәр уңышлы эшләде: 6128 гектар мәйданнан 245 172 тонна шикәр чөгендере җыеп ­алынды. 

Район буенча уртача уңыш бер гектардан 400,1 центнер тәшкил итте. “Колос”, “Бакырчы”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Татарстан” крестьян-фермер хуҗалыкларының үсемлекчеләре гектардан 500 центнердан артык уңыш алуга ирештеләр.

Шундый мул уңышны җыеп алу өчен, чөгендер җыя торган югары җи­теш­терүчәнлекле 12 комбайн җәлеп ителгән.

Шоферлар татлы тамырны шикәр заводларына илтеп тапшыруны тизрәк төгәлләү өчен көн саен 250гә кадәр рейс ясыйлар, чөгендер өемнәре тәүлек эчендә 5 меңнән 6 мең тоннага кадәр кими. “Колос”тан чөгендер иң күп күләмдә – 40 мең тоннага якын, “Содружество”да  30 мең тоннадан артык төяп озатыла. Лаборатория тикшеренүләре буенча, Тәтеш чөгендеренең шикәрлелеге 18 процент тәшкил итә.
– Район механизаторлары туңга сөрүне тәмамлыйлар, 40 меңгә якын гектарда туфракны тирән эшкәртү башкарылды, пар җирләрен эшкәртү бара, чөген­дер һәм көнбагыш­ны урып-­җыйганнан соң җирләрне эшкәр­тәчәкләр.

Орлык материалын эшкәртү һәм аның чәчү­леккә сыйфатын тикшерү төгәлләнеп килә, – дип уртаклашты районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. 

Районның авыл хуҗа­лыгы предприя­тие­ләре кыр эшләрен тәмамлап, туфракны эшкәртү техникаларын ремонтлауга куюны оештырачаклар һәм аны кышкы саклауга ­куячаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев