Реклама
Көн темасы
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләрне җирле үзидарә көне белән котлый
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов депутатларны, хезмәткәрләрне һәм җирле үзидарә органнары ветераннарын котлый.
Сезгә шәһәр һәм районыбыз авыл җирлекләренең социаль, икътисади үсеше, анда яшәүчеләрнең җитешлеге өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Безнең уртак бурыч - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, шәһәр һәм районыбызны яшәү өчен тагын да уңайлы итү, эшләү һәм ял оештыру. Уңыш җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең профессиональлегеннән, тирән белүеннән һәм җаваплылыгыннан гына түгел, шулай ук халыкны игелекле эшләргә оештыра белү сәләтеннән дә тора, диелә котлауда.
Район башлыгы халкыбызга, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә, барлык дәрәҗәдәге депутатларга яңа казанышлар, башлангычларында уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, җитешлек, ә районыбызга - тотрыклылык һәм аның чәчәк атуын тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев