Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында терлекчелекнең еллык эшенә йомгак ясадылар

Киңәйтелгән семинар-киңәшмә "Нур" агрофирмасы" ҖЧҖ базасында булды. Анда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, район хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Җыелучылар киңәшмәнең гамәли өлешендә сабан бодае һәм арпа-2017 уңышының югары чәчүлек сыйфатлары белән аерылып торган сертификацияләнгән элиталы орлык­лар сакланыла торган ашлык складларында булдылар. Агрофирма җитәкчесе Радик Нургалиев сату өчен ике мең тирәсе сабан ашлыгы һәм бөртекле-кузаклы культуралар барлыгын хәбәр итте. Сортлар җирле шартларга бер дигән итеп җайлаштырылган һәм үстерү технологиясен дөрес кулланганда тотрыклы яхшы уңыш бирәләр.
Уч төпләренә алтындай игенне алып, белгечләр шунысына игътибар иттеләр: бермә-бер тора - чисталар, тулы авырлыклылар. Орлыклар 2017 елда төзелгән, киптергеч белән җиһазландырылган ашлык чистарту комплексында әзерләнгән.
Семинарда катнашучылар шуннан соң яңа складны карап үттеләр һәм киләсе төзелеш барышы белән таныштылар.
Хезмәттәшләр аннары тер­лекчелек биналарында булдылар, тышкы кир­тәләрне карадылар, мөгезле эре терлекләрнең ашату рационына игътибар иттеләр.
Семинарның теоретик өлеше Кече Әтрәч мәдәният йортында узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов районның авыл хуҗалыгы предприя­тиеләрендә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлекчелекнең 2017 елгы эшен анализлау белән чыгыш ясады.
"Районда мөгезле эре терлекләрнең баш санын, 2016 ел белән чагыштыр­ганда, 102 процентка арттырырга насыйп булды, сөтнең тулаем савымы 106 процент тәшкил итте", - диде Ринат Ибраһим улы, уңай күренешне әйтеп.
"Р. Г. Сафиуллова" КФХ (7326 килограмм), "Бакырчы" ҖЧҖ (6514), "Яңа юл" ҖЧҖ / "Р. М. Заһидуллин" КФХ (6226) бер сыерга уртача сөт саву буенча алдынгылар булып торалар. Биредә хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан матди-техник базаны җиһазландыру, терлекчеләргә шартлар тудыру буенча киң белемле эш алып барыла, сыйфатлы сөт продукциясе алуга даими рәвештә игътибар бүлеп бирелә һәм контрольдә тотыла.
ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тарафыннан 2018 ел мөгезле эре терлекләрнең таналар баш санын карап үстерүгә юнәлтелгән ел дип игълан ителде.
Болар белән бергә сыерларның продуктлылыгы уртача район күрсәткеченнән күпкә ким булган хуҗалыклар да бар. "Сөт җитештерү ул - көндәлек керем, әмма аның табышлылыгына озакка сузылган тырыш хезмәт белән ирешелә, - диде әлеге уңайдан район башлыгы. - Терлекләрне ашату һәм асрауның барышын бөтен вак-төягенә кадәр анализлагыз, җитешсезлекләрне ачыклагыз, хаталар өстендә эш уздырыгыз. Мондый максатка юнәлтелгән хезмәт үз җимешен бирер­гә һәм күп кенә фермаларның торышын яхшыртырга тиеш".
Мөгезле эре терлекләрнең баш саны, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы да, тикшерү өчен мөһим мәсьәлә булды. "Районда авыл халкының эшлекле активлыгын үстерер­гә кирәк. Үзен күрсәтә алган һәркемгә якын килү җаен табыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Рәмис Хатыйп улы җирлек башлыкларына. - Терлекләр һәм кош-кортлар асрау дәүләт тарафыннан төрле яклап бүләкләнә, маллар һәм кошлар сатып алуга, ветеринар-профилактик чараларга субсидияләр бүлеп бирелә, сатып алынган азык чыгымының бер өлеше каплана".
Киңәшмә барышында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Рәмис Гарипов таналарның баш санын карап, яңа туган бозауларны үстерүгә юнәлтелгән мәсьәләләргә тукталды.
Аның үсемлекчелек буенча хезмәттәше Николай Кудряшов 2018 ел уңышы өчен хуҗалыкларга никадәрле минераль ашлама туплау буенча планлы һәм факттагы саннар, авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау­ның барышы белән таныштырды, игенчелектә сортны яңарту һәм биологияләштерү өчен ашлык культуралары орлыклары сатып алу буенча күрсәтмәләр бирде.
Семинар азагында Рәмис Сафиуллов 2018 елда терлекчелек һәм үсемлекчелек продукцияләрен җитештерүне арттыру, матди-техник базаны ныгыту һәм машина-трактор паркларын яңарту буенча бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев