Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтеш районында 1нән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге үтте

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында булып узган чараларда райондагы хезмәтләр, медицина, мәдәният, мәгариф учреждениеләре катнашты.

(Тәтеш, 15 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районында 1нән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге үтте.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында булып узган чараларда райондагы хезмәтләр, медицина, мәдәният, мәгариф учреждениеләре катнашты.

Медицина хезмәткәрләре тарафыннан “Алдан хәл итү” программасы нигезендә, кече яшьтән үк үсешендә тайпылышлар булган һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле балаларны озатып йөрү өчен аерым эш алып барылган, гаиләдә хәрәкәтләнә алмый торган кешеләргә, Олы Шәмәктәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортына табиблар тарафыннан  тикшерү уздыру өчен медицина бригадасы бару ­оештырылган.
Теләге булучылар шәһәр мунчасында түләүсез юына алганнар.

Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге хезмәткәрләре “Дөнья барыбыз өчен дә бер” программасы ­кысаларында көн­дез килү төркемендә дә­рес, тернәкләндерүнең техник әйберләрен куллану бе­лән “Тернәкләндерү һәм карау мәктәпләре” дигән өйрәтү дә­ресе, “Йөрәктән-йөрәккә” хәй­рия акциясе үткәргәннәр, балалары булган гаиләләр өчен мастер-класс күрсәткәннәр, түгәрәк өстәлләр оештырылган, аларда социаль ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре каралган. Халыкка комплекс­лы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Тәтештәге сукырлар җәмгыяте рәисе Раиса Костягина һәм районның инвалидлар җәмгыяте вәкиле Светлана Камфарова белән очрашу булган, анда өлкән яшьтәге гражданнар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен өйдә социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты һәм аларны тормышка ашыру турында фикер алышканнар.

Жуково авылы җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре “Игелек бүләк ит” акциясе үткәр­гән­нәр һәм “Колос” агрофир­­ма­сы җитәкчесе Рима Са­­фиул­­ло­ва­­дан сәламәтлекләре бу­енча мөмкинлекләре чикле авыл кеше­ләренә җылы теләкләр белән азык-төлек җыелмалары ­тапшырганнар.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Барс” спорт-сәла­мәтләндерү комплексында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен чаралар уздырылган. Яшь тәтешлеләр юл йөрү ка­гыйдәләре белемнәрен уен рәвешендә ныгытканнар, яктылык кайтаргыч әйберләр ясаганнар, тематик мультфильмнар караганнар, олырак яшьтәгеләр ГТО нормалары тапшырганнар, ә мәктәп укучылары “Имин тәгәрмәч” спорт уенында катнашканнар. Авыл кешесе Раиса улы белән килгән һәм комплекс­лы программа тәмамланганда безнең белән аралашты:

– Чакырган барлык чараларда катнашырга тырышабыз. Яңа нәрсәләргә өйрәтүләре улыма ошый, әгәр үз кулы белән ясаган әйберләре уңышлы чыкса, канәгать кала.  

Аралашу, уңай кичерешләр сәламәтлекләре буенча мөмкин­лекләре чикле кешеләр өчен мөһим булып тора. Ункөнлек кысаларында алар хәйрия киноларында булганнар, онлайн концертлар карап кына калмыйча, үзләре дә иҗат фестивалендә катнашканнар, Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре балаларга “Музей дөньясы үзен­чәлекле бала карашыннан” дигән интерактив программа тәкъдим иткән.

Балалар “Дөнья игелектән тора” дигән мастер-класста катнашканнар, “Фольклор бабае янында кунакта” әдәби-танып белү программасын караганнар. Гомуми белем бирү учреждениеләре дә игелек­ле гамәлләр тартмачыгына үз өлешләрен керткәннәр. Мәктәп укучылары “Елмаю бүләк ит”, “Ак тасма”, “Дусларча кул суз” акцияләрендә актив катнашканнар, “Әдәплелек визиты” ясаганнар, волонтерлар ярдәме күрсәтелгән.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында уздырылган киң күләмле чаралар программасы (язмада аларның тулы исемлеге түгел әле) мөмкинлекләре чикле кешеләрне кайгырту зарурилыгы турында тагын бер кат искә төшерде, чөнки аларга ярдәм итү, аңлау кирәк.

Чаралар барышында яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле чикләүләрне үтәү таләпләре исәпкә алынган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев