Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында гаиләләргә социаль ярдәм – саннарда

Беренче сабый (уллыкка яки кызлыкка алу) туу белән бәйле 2018 елдан айлык акчалата түләү кертелде.

(Тәтеш, 28 октябрь, "Тәтеш таңнары").  Әлеге түләү хокукына 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тудырган (уллыкка яки кызлыкка алган) хатын-кызлар ия, аларның Россия Федерациясе гражданлыгы, РФ территориясендә даими яшәү урыны, һәм гаиләнең бер җан башына кереме 14034 сумнан артмаган булуы шарт (Татарстан Республикасында 2018 елның икенче квартал эчендә эшкә яраклы кешенең яшәү минимумы 1,5 күләмендә билгеләнгән).

2019 елда айлык түләү күләме – 8896 сум.

Республикабызда 2018 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга шулай ук бер мәртәбә бирелә торган түләү кертелде:
– 25 яшькә кадәр беренче сабые туган вакытта 50 00 сум күләмендә
– 29 яшькә кадәр өченче баласы туган вакытта 100 000 сум күләмендә. 
Авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар өчен түләү өчен төп шарт – авыл җирлегендә ­кимендә өч ел теркәлеп яшәү. 


Тәтеш районында 2018 елда 73 гаилә социаль ярдәм алды, шулардан:
– беренче сабыйлары туу (уллыкка яки кызлыкка алу) белән бәйле айлык түләүне – 50 гаилә;
– авыл җирлегендә яшәүче 25 яшькә кадәр беренче баласы туган хатын-кызларга бер мәртәбә бирелә торган 50 000 сум күләмендәге ярдәмне – 18 гаилә;
– авыл җирлегендә яшәүче 29 яшькә кадәр өченче баласы туган хатын-кызларга бер мәртәбә бирелә торган 100 000 сум күләмендәге ярдәмне – 5 гаилә.

Тәтеш районында 2019 елда (22.10.2019 елга) 79 гаилә социаль ярдәм алды шулардан:
– беренче сабыйлары туу (уллыкка яки кызлыкка алу) белән бәйле айлык түләүне – 67 гаилә;
– авыл җирлегендә яшәүче 25 яшькә кадәр беренче баласы туган хатын-кызларга бер мәртәбә бирелә торган 50 000 сум күләмендәге ярдәмне – 10 гаилә;
– авыл җирлегендә яшәүче 29 яшькә кадәр өченче баласы туган хатын-кызларга бер мәртәбә бирелә торган 100 000 сум күләмендәге ярдәмне – 2 гаилә.

Түләүләр “Баласы туган вакытта даими авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү турында”гы  (28.12.2017, № 418-ФЗ) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының “Балалары булган гаиләләргә айлык түләү турында”гы Федераль законы (09.02.2018, № 67) нигезендә кертелде.
Тәтеш муниципаль районында республика матди ярдәм үзәге бүлеге мәгълүматлары буенча 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев