Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында республикадагы сигез районның аграрийлары өчен семинар булып узды

Безнең район киң күләмле чаралар өчен мәйданчыкка әйләнә бара, чөнки Тәтеш игенчеләреннән, үсемлекчелектә алдынгы урынны алып торучылардан, өйрәнер нәрсәләр бар, һәм алар хезмәттәшләре белән тәҗрибәләрен уртаклашалар.

(Тәтеш, 23 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Киңәшмә эшендә Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, ТР авыл хуҗалыгы 
һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазифасын башкаручы Илнар Габбасов, 8 районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе 
начальниклары һәм белгечләре, тармак оешмалары вәкилләре 
катнашты.

Районыбызның башкарма комитет җитәкчесе Килдеш авылы мәдәният йортында семинарның пленар өлешен ачып, соңгы елларда, Рәмис Сафиуллов район башлыгы булып эшли башлаганнан алып, авыл хуҗалыгы тармагының алга китүенә зур игътибар бүлеп бирелә, дип билге­ләп үтте үзенең сәламләү  сү­зендә. “Техникаларны яңар­туга басым ясамыйча торып, без бернәрсәгә дә ирешә алмыйбыз, – дип әйтте Аркадий Борисович. – Тәтеш районында ел саен 200 миллион сумга якынлык техника яңартыла, 300 миллион сум тирәсе – терлекчелек биналары, машина-трактор паркы, складлар һәм башкалар ремонтлана. Бу кертемнәр үзен аклый – Тәтеш районы соңгы елларда Татарстан Респуб­ликасында үсемлекчелек буенча алдынгы урында тора, терлекчелек тә ышанычлы тизлектә алга бара”. 

Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары вәкилләре техникаларны ­ремонтлау эшләренең барышы турында сөйләде­ләр. Районыбызның авыл ху­җалыгы һәм ­азык-тө­­лек идарәсе ­начальнигы Ирек Садриев үзенең чы­гы­­шын­да язгы кыр эш­лә­­ре­нә әзерлә­нү буенча агра­рийларның төп хезмәт күрсәткеч­ләре белән таныштырды. 
Киңәшмәнең гамәли өлеше үрнәк “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесендә узды, ул районда һәм республикада алдынгы урын­нарны били.

“Колос” җитәкчесе урынбасары Ранис Мәүлиханов семинарда катнашучыларга хуҗалыкның агымдагы елдагы эшчәнлеге ха­кында бәян итте. “Быел без аеруча да зур уңыш җы­еп ­алдык, – дип басым ясады Ранис Фәрит улы, – игеннәрнең уң­дырышлылыгы – гектарга 60 центнердан күбрәк, склад­ларга чәчүлекләр җи­тәр­лек күләмдә салып куелды, сортларны ел саен яңартабыз, авторлардан ор­лыкларның оригиналын сатып алабыз, үстерәбез. Чәчүлекләрнең бер гектарына 120 килограмм тәэсир итүчән матдәдә минераль ашлама хәстәрләп ­куелды”. “Колос” ­агрофирмасы җи­тәкчелеге үзенең хез­мәт­кәрләрен кайгыртып, уңай­лы хезмәт ­шартлары булдыруга зур игътибар бүлеп бирә. Техникалар ремонтланучы ягыла торган ангарда җылы һәм уңайлы. Биредә юыну, киемнәр кую урыннары, санузел ясалган. Медицина бүлмәсендә эш көне башланыр алдыннан медицина тикшерүе үткәрелә.

“Мондый шартларны бик сирәк җирдә генә күреп була. Афәрин, биредә үзләренең хезмәткәрләрен кайгырталар”, – дип уртак­лашты әңгәмә вакытында гәҗит хәбәрчеләре белән ике районнан килгән ку­нак­лар. Ә “Колос” механизаторы безгә таба якынлашканда болай дип тә өс­тәде: “Безне әле санаторийга да җибәрәләр, барып-кайтыр өчен юлга һәм ял итәргә тулысынча түлиләр. Мин Ессентукига бардым, миңа ошады”. Кунаклар Тәтеш районында күргәннәре бе­лән ­кызыксындылар, “Ко­лос”ның заманча базасын фо­тога һәм ­видеога тө­шерделәр, сораулар бир­деләр, ә тә­тешлеләр тәҗри­бәләрен уртаклаштылар.

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы в­киле Илнар Габбасов чараның югары дәрәҗәдә үт­кәрелүен билгеләп үтте һәм район җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт ­белдерде.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев