Реклама
Көн темасы
Тәтеш районында “Үсеш ноктасы” тагын бергә артты
Тәтештәге кадет мәктәп-интернаты базасында “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” ачылды.
(Тәтеш, 3 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Кадет мәктәп-интернаты районда цифрлы һәм гуманитар профильдәге белем бирү үзәге булган өченче уку йорты булачак.
“Үсеш ноктасы” бүгенге көндә Олы Тархан һәм Алабирде урта мәктәпләрендә уңышлы эшләп килә.
“2020 елда уку йортыбызны уку барышын, өстәмә белемне һәм мәктәптән тыш эшне камилләштерергә исәпләнгән “Үсеш ноктасы” программасына керттеләр. Бүгенге көндә тормыш иминлеге нигезләре классы җайлаштырылган, информатика һәм шахмат буенча ял итү урыны өчен җиһазлар китергәнне көтәбез. Тормыш иминлеге нигезләре сыйныфында инде гамәли дәресләр бара. Кадетлар мәктәпкә китерелгән манекеннарда беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнә, бу киләчәктә аларга кешеләрне коткарган вакытта ярдәм итә алачак”, – дип сөйләде кадет мәктәп-интернаты директоры Вил Нуруллин. Аның әйтүенчә, “Үсеш ноктасы”нда эшләячәк педагоглар ел дәвамында өйрәнүләр узганнар. “Әлеге проект ярдәмендә кадетлар үзләренең белемнәрен яхшырту өчен цифрлаштыруны файдаланырга өйрәнәчәк”, – диде район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Инна Лазарева кадет мәктәп-интернатында “Үсеш ноктасы”н эшләтеп җибәргән вакытта.
Кадет Всеволод Черенков фикеренчә, әлеге үзәктә шөгыльләнүләр бары тик теоретик белемнәрне үзләштерергә генә түгел, шулай ук гамәли күнекмәләрне өйрәнергә дә йогынты ясаячак. “Гамәли дәресләр вакытында үзеңнең хаталарыңны күрү һәм аларны төзәтү мөмкинлеге бар”, – дип уртаклашты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев