Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында яңа спорт объектлары төзелә

Бакырчы ­авылында ­бе­ренче төзелгән  универсаль спорт мәй­данчыгы белән ­спорт объекты икенче ел уңышлы эшли. 

(Тәтеш, 11 февраль, “Тәтеш таңнары”). Быел безнең районда РФ территориясендә тиңе булмаган ­универсаль спорт мәйданчыклары белән спорт объектлары төзү буенча 
уникаль пилот проекты гамәлгә ашырыла.

Бакырчы ­авылында ­бе­ренче төзелгән  универсаль спорт мәй­данчыгы белән ­спорт объекты икенче ел уңышлы эшли. 

Фитнес-үзәк җирлек­тәге сәламәт яшәү рәве­шен яратучыларны гы­на түгел: бөтенроссия дәрәҗәсендәге ирекле көрәш буенча ярышларны да кабул итте. Спорт комплексын ачкан вакытта район башлыгы Рәмис Сафиуллов болай дип билгеләп үткән иде: “Авыл халкының да спорт белән шөгыльләнү һәм актив ял итү мөмкинлеге булырга тиеш”. Бу сүзләр тормышка ашырыла – хәзерге вакытта шәһәрдә (техникум янында), Садоводта, Келәш, Олы Шәмәк, Зур Әтрәч, Олы Тархан, Килдеш һәм Башчыда спорт объектлары төзү эшләре алып ­барыла. 
Без Садоводта булдык һәм төзелеш эшләренең ничек баруы белән кызыксындык. 
Зәңгәр-ак төсләр белән эшләнгән бина ерактан ук күренеп тора, ә пыя­ла­дан ясалган керү юлы, әйтерсең лә үзен күр­сәтергә теләгәндәй, кыш­кы кояш нурларын сирпеп  ­чагылдыра.
Эчкә якка кергәч, яңа сыланган штукатур исе аңкып торуын сизәсең. Баксаң, хатын-кызлар бригадасы күптән түгел генә штукатур эшләрен тәмамлап, икенче объект­ка күчкәннәр икән. Ир-атлардан торган өч бригада үз эшләре белән шөгыльләнүләрен дәвам итә.

– Хәзер без тәрәзәгә 4 зур һәм 2 кечерәк пыялапакет урнаштырабыз, керү витражын ясадык инде, – дип сөйли аларның берсе. – Керү юлына шулай ук ике тимер ишек куелды инде.
Биек баскычтан тагын бер төзүче әңгәмәгә ­кушылды: – Ә без ­асылмалы түшәмнәр ясыйбыз, барысы 100 квадрат метрны ябарга кирәк булачак. Материал сыйфатлы, эшләве күңелле. Техникум янында мондый эшләрне башкардык инде. Хәзер барысы да көйләнгән схема буенча бара. Диодлы яктырткычларны тоташтырасы гына кала.

Электриклар диварга ­заманча җылыткычлар урнаштыру белән мәш­гуль иде.
– Бина болай үзе дә җылы, – диде бригадир. – Ә җылылыкны кабызгач, гомумән эссе булачак.

“Садовод” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Зоя Драгунова үз фикерләре белән ­уртаклашты:
– Бездә спорт комплексы барлыкка килүгә бик шатбыз. Бирегә балалар да, өлкәннәр дә килә алу мөмкинлеге булу әйбәт, барысына да шөгыль табылачак, бездә өлкән яшьтәге 60 кеше, 14 мәктәп укучысы һәм 11 мәктәпкәчә яшьтәге бала яши, ә җәй көне шәһәрдән әби-бабайларына кунакка онык­лары кайта, халык арта. Балалар үсеше һәм өлкән буынның актив озын гомерлеге өчен шартлар тудырылуына барыбыз да сөенә. Саф һавада уеннар оештыру өчен алга таба спорт мәйданчыгы да ­булачак.

Без Төньяк микрорайондагы объектта да булдык, анда бина эчендәге якты төсләргә буялган диварларны, махсус бүлмәләрдә түшәлгән кафель плиткасын, ремонтланган җылыту системасын күрдек, шулай да эшләр әле дәвам итә.

Зур Әтрәчкә баргач,  керү юлында түбә ябу эшләре алып барылуын, шулай ук төзүчеләрнең ­металл профильләр куюын, гипсокартон урнаштырылуын күрдек.
– Безнең өчен кө­телмәгән күңелле бүләк, – дип уртаклашты Зур Әтрәч авылы җирлеге башлыгы Илнур Юнысов, төзелгән объектка күрсәтеп. – Барлык авыл халкы да бик шат – бездә өлкәннәр дә, яшьләр дә, авыл халкы да – сәламәт яшәү рәвеше яклы. Эшләр ничек баруын карарга киләм, төзүчеләрнең барысы да тырыша, иге­леклеләр, әгәр берәр нәрсә кирәк булса ярдәм итәчәкбез, дибез аларга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев