Тәтешкә эш визиты белән республиканың урман хуҗалыгы министры килде
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән бергә Тәтеш урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективларының йомгаклау җыелышында катнашты.
(Тәтеш, 18 март, “Тәтеш таңнары"). “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты ярдәмендә 2019 елда “Экология” илкүләм проекты кысаларында урман хуҗалыгының техника паркы яңартылды – безгә кран-манипулятор җайланмасы белән йөк-агач ташу машинасы, универсаль рәвештәге агач-йөк төягеч бирелде”, – дип хисап тотты Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе Ранил Рәхмәтуллин. – Урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2019 елда гомуми мәйданы 32 гектарда урманнарны яңадан торгызу чараларын башкарды: 22 гектары – ясалма, 10 гектары табигый рәвештә яңадан торгызылды”.
“Барлык бурычлар үтәлде, 2020 елга максатлар билгеләнде”, – дип хәбәр итте Тәтешнең урман хуҗалыгы директоры Рәис Халитов.
2019 елга йомгак ясаудан тыш, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы, алга таба урманны саклауга юнәлтелгән чаралар куллану кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре яңгырады.
Министр Равил Кузюров үзенең чыгышында район башлыгы Рәмис Сафиулловка райондагы урман предприятиеләренә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. “Безнең бурыч – урманчылык тармагындагы хезмәткәрләрнең хезмәт хакын 34 меңгә кадәр җиткерү, эш сыйфатын яхшырту һәм без аны киләчәк буынга тапшыра алсын өчен, урманны саклау”, – диде Равил Афраимович.
Район башлыгы җыелучыларны районның үсеш күрсәткечләре белән таныштырды, соңгы елларда аларны үстерүнең барлык юнәлешләрен билгеләп үтте. “Райондагы урманчылык һәм урман хуҗалыгы предприятиеләренең кыска вакыт эчендә үзләренең эшчәнлек нәтиҗәлелеген яхшырта алуы мөһим. Сезгә эшегезгә җаваплы караганыгыз өчен рәхмәт белдерәм”, – дип билгеләп үтте Рәмис Хатыйп улы чара ахырында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев