Реклама
Көн темасы
Тәтешне яраттыра беләләр
Тәтеш ягы тарихы музеенда туристлык сезонын ябу булды.
Аның хезмәткәрләре теплоходта, ә ул озын гудок биреп, безнең причалда тукталды, "йөзүне" тәмамладылар. Арыган, әмма бәхетле туристлар капитан Наталья Понедельникова җитәкчелегендә ниһаять үзебезнең Идел ярына аяк бастылар.
Музей хезмәткәрләрен һәм аларның ярдәмчеләрен каршыларга килгән район башлыгы Рәмис Сафиулловка судно командиры рапорт бирде: "Сезон дәвамында 10 меңнән артык турист кабул ителде, 200 чиләк уха әзерләнде, бихисап корбан балыгы пешерелде. Сез куйган бурычлар үтәлде".
Чынлап та, зур эш башкарылды, туристлар теплоходларының артуы шәһәребез йөзен булдыруда катнашучы тәтешлеләрнең интенсив эшчәнлеген таләп итә. Әгәр 2011 елда музей коллективы 3 теплоход кабул иткән булса, 2012дә - 5, ә быелгы сезонда - былтыргыга караганда ике тапкыр күбрәк - 52!
"Тәтештә туризмны үстерүче көрәштәшләр, үз эшләре өчен янып-көеп йөрүчеләр һәм шушы җирне яратучылар гына мондый тизләтелгән темпларга түзәргә сәләтлеләр", - диде сәламләү сүзендә Рәмис Хатыйп улы.
Дүрт палубалы теплоходларның элиталы тамашачыларына корпоратив программалар әзерләү тәтешлеләр өчен җитди сынау булды, әмма Тәтештә кабул итүләрне сокланып мактаулар оештыручыларга, аларның теләсә нинди бурычларны башкарып чыга алуларына, көч һәм ышаныч бирде.
Киләсе елда 60ка якын теплоход кабул итү планлаштырыла, шуларның 23е - дүрт палубалы.
Чиста һәм җыйнак шәһәр һәрвакыт игътибарны җәлеп итә, әмма кайберәүләрнең каланы матурларга тырышучы кешеләрнең хезмәтләрен санга сукмауларына йөрәк әрни. Тирә-ягыбызның торышы күп яктан үзебезгә бәйле, чүп-чарны бакка илтеп салуның, өй алдына чәчәкләр утыртуның... бер дә авырлыгы юк бит.
Кунаклар тәтешлеләрнең сувенирларын, балык, бәйләгән әйберләрен, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрен теләп алалар һәм, тәкъдим ителә торган ассортиментларны киңәйтү өчен, бу юнәлештә уйларга җирлек бар.
"Кайбер кунаклар, үзләре әйткәнчә, чынлап торып Тәтешкә гашыйк булалар, безгә ел саен киләләр, хәтта калырга да телиләр. "Мәңгелек кыйммәтләрнең асылын бары тик биредә төшендем", - диләр алар. Бу безнең хезмәтебезгә иң югары бәя түгелмени?" - җавап таләп ителмәгән сорау бирде, музей директоры Наталья Понедельникова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев