Реклама
Көн темасы
Тәтештә бәйрәм чаралары булып узды
Концерт, мастер-класс һәм күтәренке рух: тәтешлеләр Татарстан Республикасы көнен, ТАССРның 100 еллыгын, Тәтеш районы оешуның 90 еллыгын билгеләп үтте.
Тәтештә бәйрәм чаралары
(Тәтеш, 2 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Узган якшәмбе көнендә шәһәрнең үзәк паркы тәтешлеләрне һәм кунакларны җәлеп итү урынына әйләнде, анда бәйрәм даталары уңаеннан чаралар булып узды.
Ул “Яратам сине, синең белән горурланам, туган ягым” дигән музыкаль программадан башланды. Сәхнәдә татар, рус, чуаш, мордва телләрендә Ватан турындагы җырлар яңгырады. “Татарстан бүгенге көндә – ул көчле, югары үсештәге республика, анда гореф-гадәтләрне хөрмәт итәләр, дини һәм мәдәни мирасларны кадерләүгә сакчыл карыйлар. Тәтеш районы бөтен Татарстан белән бердәм дулкында яши һәм үсеш ала, районны һәм республиканы үстерүгә һәрбер тәтешле үзеннән өлеш кертә”, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев.
Үзәк парк территориясендә бәйрәм рухы хөкем сөрде: фонтан янында халык уен кораллары оркестры башкаруында музыкаль композицияләр яңгырады, рәсем ясау сәнгате буенча мастер-класс һәм гамәли-кулланма иҗат әйберләре күргәзмәсе оештырылган иде. Әгәр өлкән буын сәхнә янәшәсендәге урыннарга урнашып, концерт программасы белән хозурланса, балалар исә вакытны тагын да активрак уздыруга өстенлек бирде, сайлау төрләре күп иде. ГТО нормаларын тапшыру буенча мәйданчык эшләде, теләге булган һәркем үзен бадминтон, волейбол, футбол, көрәштә сынап карый алды, китапханәләрдәге хезмәткәрләр әдәби-танып белү программасында катнашырга тәкъдим итте.
“Кара-каршы бер адым” талантлар ярминкәсе төрле таматикадагы берничә мәйданчыкны берләштерде, анда балалар, үзенә бер төрле квест ясап, үзләрен иҗатта һәм спортта күрсәтә, өстәмә белем үзәге, районның спорт һәм яшьләр оешмаларының эшләре белән таныштыра алдылар. Чараны йомгаклап призлар уйнатылды.
“Без балам белән Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәмгә бик теләп килдек. Чара бик яхшы оештырылган, матур, күңелле һәм танып белүле. Әйберләр әвәләү буенча мастер-класста катнаштык, чын мольберт артында рәсем ясадык, тере музыка белән хозурландык”, – дип уртаклашты тәтешле Кристина Кулагина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев