Тәтештә җәйгә пляж төзеләчәк
Район хакимиятендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә хокук саклау органнары һәм коткару службасы хезмәткәрләре катнашында узган киңәшмәдә ял шартларын тәэмин итү, иң мөһиме – кешеләрнең судагы иминлеге өчен нинди чаралар кабул ителәчәге хакында фикер алыштылар.
(Тәтеш, 13 февраль, “Тәтеш таңнары”, Инна Сафиева). Пляж территориясен шәһәрнең Төньяк микрорайонындагы Идел ярына, юл-ремонт хезмәте идарәсеннән елгага төшү янәшәсендә, төзү ниятләнә. Әлеге урын чишенеп-киенү өчен кабинкалар, туалет, ятып тору җайланмалары, мәгълүмати игъланнар һәм кызыну урыннарына билгеләнгән кагыйдәләр нигезендәге башка җайланма белән җиһазландырылачак. Планлаштырылган чикләрдә тирәнлек картасын төзү белән су төбенең рельеф мониторингы үткәреләчәк. Кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен коткару посты һәм коткаручыларның кизү торуы оештырылачак. Хәзерге вакытта проект-смета документларын төзү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев