Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уку һәм эшләү өчен шартлар яхшыра

Мәгариф учреждениеләрен ремонтлау республика программасы кысаларында Жуково башлангыч мәктәбенә узган елны капиталь ремонт ясалган.

(Тәтеш, 19  март, “Тәтеш таңнары”). Без әлеге уку йортында булдык, аның тышкы һәм эчке күренешендә нинди үзгәрешләр булуы белән ­кызыксындык.

Яңа түбәгә ерактан ук игътибар иттек, якынрак килгәч, ап-ак балкып торган тәрәзәләрне, шулай ук керү юлына яңа ишек куелуын күрдек. 

– Керегез, безнең белән бергә шатланыгыз, – дип кунакчыл каршылады безне ишек төбеннән үк мәктәп ­директоры Елена Борисова.

Аның әйтүенчә, ике катлы бина 1995 елда төзелгән. Шул вакыт  эчендә ремонт бер тапкыр да ясалмаган, хәер, йомшак материалдан ясалган яссы түбәне кайчандыр шундыйга ук алыштырган булганнар. Әмма вакытлар узу белән аннан, бигрәк тә төньяктагы яктан, су  үтә башлаган. Агачтан ясалган тәрәзә кысалары да мактанырлык булмаган: рамнар черегән, начар ачылганнар, пыялалары чатнаган булган, аларны алыштырганнар, яңартканнар, 50 тәрәзә блогы, ягъни 100 рамны буяп кара әле.

– Район җитәкчелеге һәм мәгариф бүлеге тырышлыгы белән узган елны рес­публика программасы буенча безнең мәктәптә капиталь ремонт ясалды, – дип хәбәр итте Елена Александровна. – Төзүчеләр түбәнең нинди төстә булуы турында безнең белән киңәшләштеләр дә, гыйнвар аенда инде эшкә дә керештеләр. Түбәнең биеклеген тигезләү өчен диварларны өстәп салдылар, шулай ук җылыткыч әйберләр түшәделәр, төзелеш материалларын уттан саклагыч белән эшкәрттеләр, түбә профнастилының мәйданы 700 квадрат метр чамасы тәшкил итте. Түбә матур, куе-көрән төстә килеп чыкты, түбә кырыйларына диодлы яктырткычлар беркетелде, шул рәвешле караңгы ­вакытта бинаның тышкы ягы гына түгел, тирә-юне дә яктырып тора. Барысы да бик яхшы уйланылган. Иске япма урынына заманча материаллардан җыйнак керү юлы белән пластиктан киң ишек куелды, идәнгә плитка җәелде.

Педагоглар әйтүенчә, яңа тәрәзә блоклары бинаның күренешен гаҗәеп үзгәрткән, “әйтерсең лә безнең мәктәп җанлангандай, һәм аның күзләре шатлыктан балкыйдыр кебек”, – дип билгеләп үттеләр укытучылар. Өстәвенә, плас­тик пыялапакетлар белән бүлмәләр дә сизелерлек җылынган. Бүлмәләргә керү ишекләре дә яңага алыштырылган, авария һәм эвакуацияләнгәндә чыгу юлларына ­тимер ишекләр куелган. 

– Хәзер бездә ун бала белем ала, Жуководан тугызау һәм Иоководан берәү, бездә белем-тәрбия бирү өчен барлык шартлар да бар, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры.

Укучылар физкультура белән шөгыльләнгәннән соң спортзалдан чыккач, без алардан мәктәп тормышы ­турында кызыксындык.

Василина, 3нче сыйныф: 
– Мәктәпкә бик теләп йөрим, без барыбыз да дус. Бездә укытучылар яхшы, мин тырышам, 4 һәм 5 билгеләренә укыйм, математиканы яратам. Безнең мәктәп зур һәм якты, ә безнең сыйныф – иң иркене, анда урыннар күп, ­уйнарга да була. 

Кирилл, 1нче сыйныф: 
– Иоководан мин мәктәпкә укытучы Наталья Евгеньевна белән киләм, миңа автобус­та утырып килүе һәм мәктәптә укуы ошый, монда кызык һәм күңелле. 

Мәктәп директоры безне озатканда быел азык-төлек блогын да җиһазландыру планлаштырылуын әйтте.
– Безнең хакта кайгыртулары, уку һәм эшләү шартларын яхшыртулары күңелле әлбәттә, – диде Елена Александровна елмаеп, – бер нәрсә катлаулырак – балалар күбрәк булсын иде, шул чагында авыл да озак яшәячәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев