Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укытучылар котлаулар кабул итте

Сишәмбе көнне Тәтештә, район мәдәният йортын­да, һөнәри осталык конкурс­ларының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм ­призерларны хөрмәтләделәр.

(Тәтеш, 18  март, “Тәтеш таңнары”). Тулырак: http://tetyushy.ru/news/basylgannar-ezennn/balalarga-yaa-tormysh-blk-itknnr

Нәтиҗәләрне игълан итү тантанасы район башлыгы Рәмис Сафиулловның сәламләү сүзе белән башланып китте:
– Педагогия җәмәгатьчелеге вәкилләренең һәм безнең район укучыларының уңышларына һәрвакытта сөенәм. Сез балаларга тирән, ныклы ­белем бирәсез, аларны игелеккә өйрәтәсез, аларда рухи кыйммәтләр тәрбиялисез. Белем бирү сыйфаты эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген бирә, – дип билгеләп үтте Рәмис Хатыйп улы һәм барысына да яңа казанышлар, һөнәри үсешләр теләде.

Быел педагогик марафонда 50дән күбрәк педагогия хезмәткәре катнашты, 31 педагог иң яхшылары булды. Ике бәйгече “Педагогик дебют” номинациясендә катнашты.
– Теләсә нинди бәйге – ул һәрвакытта бәйрәм. Миңа “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашу мөмкинлеге туды. Конкурс нәрсә бирәме? Беренчедән, бу үзеңнең барлык ресурсларыңа тикшерү ясау, ул, һичшиксез, үзеңнең һөнәри үсешеңнең яңа дәрәҗәсенә чыгу. Бәйгенең хис-кичерешләреннән һөнәри ялкын алу, психолог буларак, минем өчен бик яхшы чара, – дип уртаклашты Вера Евграфова.
– Конкурсларда катнашу миңа үземне күрсәтү, иҗади потенциалымны тормышка ашыру мөмкинлеген бирә, бу үз-үзеңне үстерүгә һәм үзлегеңнән белем алуга этәргеч ясый, – дип билгеләп үтте Елена Борисова.


Татарстанда 10нан 25 мартка кадәр “Мәдәни яз” акциясе уза, аның оештыручысы булып ТР Мәдәният министрлыгы тора.
Проект кысаларында ТРның Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең югары профессиональ коллективы үзенең җитәкчесе – Россиянең атказанган артисты, ТРның халык артисты Айдар Фәйзрахманов белән берлектә Тәтеш педагогларын бәйгеләрдә җиңүләре белән котладылар һәм аларга онытылмаслык бәйрәм мизгелләре бүләк иттеләр. Талантлы артистлар татар фольклорының барлык матурлыгын, мәдәни байлыгын, кабатланмас моңын һәм көйләрен күрсәттеләр. 

Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә: “Сәнгатьнең миллилеге юк”. Россиядә генә түгел, чит илләрдә ­дә танылу алган ансамбль йөрәк­ләргә үтеп керерлек җырлары, затлы милли киемнәре, үзенчәлеклелеге белән тәтешлеләрнең күңелен ­әсир итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев