Реклама
Көн темасы
Универсиада уты Тәтештә!
Кичә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының уты шәһәребезгә килде.
Универсиада уты эстафетасы маршруты уза торган барлык урамнар бәйрәм төсе алган һәм кешеләр дә күпләп җыелган иде. Йөзләгән тәтешлеләр һәм шәһәр кунаклары, олысыннан алып кечесенә кадәр, утны каршыларга чыкканнар. Аны тантаналы каршылау Каравыл манарасы янында оештырылды, анда Тәтеш - ныгытма-шәһәр турында тамаша күрсәтелде. 24 факел йөртүче, шулар арасында спорт ветераны Вячеслав Тимирясов, ирекле көрәш буенча Россия чемпионаты җиңүчесе Евгений Епифанов, шашка буенча ТР чемпионы Айгөл Гарифуллина, халыкара класслы спорт мастеры, стендка ату буенча ТР чемпионаты җиңүчесе, Кипрның Гран-при призеры Лилия Вәлиева, пуля белән ату буенча республика ярышларының күп тапкырлар призеры Александр Сахарнов һәм башка тәтешлеләр аны Ленин, Горький, Свердлов, Фрунзе урамнары буйлап район мәдәният йортына кадәр алып килделәр. Соңгы этапта факелны район башлыгы Валерий Чершинцев кабызды. Әлеге истәлекле вакыйгада катнашучыларны сәламләп, Валерий Сергеевич болай диде: "Мин районыбыз, Татарстан, Россия өчен чиксез горурлык хисләре кичерәм. Үзебезнең җыелма командага, шул исәптән Татарстан спортчыларына уңышлар һәм җиңүләр телим. Универсиада, алга!"
Шәһәребез өчен әлеге тарихи вакыйга концерт белән билгеләп үтелде. Универсиада уты факелы Тәтешкә гомерлек саклауга калдырылды. Шуннан соң Универсиада уты эстафетасы Чүпрәле районына тапшырылды, әмма шушы вакыйгадан алган матур тәэсирләр тәтешлеләр күңелендә уелып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев