Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватанпәрвәрлек — аларның йөрәкләрендә

Тәтешнең 1нче урта мәктәбе базасында «Без бергә көчле» дигән хәрби-патриотик фестиваль узды.

Ярыш «Башаккай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар тарафыннан әзерләнгән музыкаль-хореографик композиция белән башланып китте, ул Гаилә елына багышланган иде. Аңа һәр гаиләдә балалар турында кайгыртырга, бер-береңә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк дигән фикер салынган иде.

Фестивальдә район мәктәпләреннән унбер команда катнашты.

Катнашучылар өч этап үтәргә тиеш иделәр. Беренчесендә балалар музыкаль-әдәби спектакльләр тәкъдим иттеләр, сәхнәдә үзләрен тота белү, тамашачыга кызыклы булу осталыгын күрсәттеләр. Һәр чыгышта ватанпәрвәрлек, үз халкының хәрби һәм хезмәт казанышлары өчен горурлык хисе чагылыш тапты, Ватанга мәхәббәт һәм аның мәнфәгатьләрен якларга әзер булуларына басым ясадылар.

Строй һәм җыр смотр-конкурсы мәктәп укучыларының коллективта никадәр бердәм була алуларын, тигез итеп атлауларын, командаларны төгәл эшләүләрен, шулай ук строй җырларын ничек башкаруларын күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек, спорт залында сугыш еллары һәм тыныч вакыт җырлары яңгырады.

Сугышчан битләрдә укучылар оборона-массакүләм, патриотик һәм спорт эше айлыгы кысаларында мәктәпләрдә үткәрелә торган күп кенә чараларны чагылдырганнар. Фотосурәтләрдә һәм рәсемнәрдә — Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчылар хөрмәтенә хәтер акцияләре, локаль сугышлар һәм хәрби конфликтлар ветераннары белән очрашулар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары, кар җыюда өлкәннәргә ярдәм итү, спорт ярышлары һәм башкалар сурәтләнгән.

Командаларның һәркайсы үзенең иҗади һәм физик мөмкинлекләрен күрсәтергә тырышты. Аларның чыгышларын җанатарлар гына түгел, көндәшләре дә алкышлар белән хуплады, фестивальдә менә шундый яхшы атмосфера хөкем сөрде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча үз төркемнәрендә беренче урынны — Тәтеш кадет мәктәп-интернаты һәм Байраш төп мәктәбе командалары, икенче урынны — Килдеш һәм Олы Тархан урта мәктәпләре укучылары, өченче урынны шәһәрдәге 1нче урта мәктәп һәм Тоншерма урта мәктәбе вәкилләре алдылар.

— Без бу җиңүгә бик шат, былтыр үткән "Аҗаган"да да беренче идек. Без тату, дисциплиналы, безне физкультура укытучысы Зөфәр Зәки улы Минвәлиев әзерләде, — дип горурланып уртаклашты Байраш авылыннан җиденче сыйныф укучысы Рәхим Әхмәдуллин.

Конкурста катнашучыларның барысы да лаеклы һәм татлы бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев