Вшиха тавы яңа төсмер ала
Тәтештә Вшиха тавы территориясен төзекләндерү эшләре дәвам итә.
(Тәтеш, 1 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Безнең шәһәрдә “Тарихка 320 баскыч: Троицк буйлап” бәйгесенең проекты тормышка ашырыла, ул уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның IV Бөтенроссия конкурсында тәкъдим ителгән иде.
Хәзерге вакытта Иделнең биек ярында пристаньнан Вшиха тавына алып менүче яңа баскыч төзелде. Аның озынлыгы 400 метрдан артык. Әлеге юлда ял итү өчен мәйданчыклар урнаштырылган, биредә утырып торырга, җирле матурлыкны күрергә мөмкин булачак. Ян кырыйлардагы коймалар көзгеле панельләр белән ясалган, шулай булгач, кояшлы көндә корылма әкияти кышкы матурлык хасил иткәндәй, балкып диярлек торачак.
– Әлегә баскычка тасма рәвешендәге яктырткычлар кую белән шөгыльләнәбез, ул ике яклап булачак, – дип хәбәр итте субподрядчы оешма җитәкчесе Руслан Кадыркаев. – Аннары койманы эчтән агач белән әйләндереп алачакбыз, халыкка уңайлы булсын өчен култыксалар да шулай ук агачтан булачак.
Вшиха тавында эшләр берүк вакытта тимердән ясалган зур күзәтү мәйданчыгында да дәвам итә, каркасы җыелган инде, идән өслеге бар, төзүчеләр ян кырыйлардагы коймаларны җыю буенча эретеп-ябыштыру эшләре белән шөгыльләнә. Алар шулай ук көзгеле, култыксалар кебек, агач белән тышланган булачак. Мәйданчыкны тиздән соры төскә буяп куячаклар.
Төзүчеләр эшенә салкыннар комачауламыймы дигән соравыма, материалларның барысы да шундый һава шартларына яраклаштырылган, дип җавап бирде Руслан Кадыркаев. Планда – каравыл манарасы янына брусчатка җәю, мәйданы 700 квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк, мәйданчыкка инде бетон түшәлде, нигезе әзер, дип тә өстәде ул. Шушында ук ял итү өчен эскәмияләр куелачак.
Юлны яктырту мәсьәләсе хәл ителгән – Троицк чиркәвеннән алып каравыл манарасына кадәрге урамның бер ягына яктырткычлар белән баганалар куелачак.
Яраткан урыннарында төзекләндерү эшләренең ничек баруы тәтешлеләрнең күбесен кызыксындыра һәм алар Вшиханың ничек үзгәрүен карарга киләләр.
– Идел баскычы буйлап һәр иртәдә җәяүләп саф һава сулап йөрибез, – дип уртаклашты шәһәрле Надежда һәм Татьяна. – Безнең өчен бу үзенә күрә бер төрле күнегү. Элеккеге агач баскыч белән чагыштырганда яңасы озынрак икән, шулай да бу безне борчымый, Идел киңлекләре белән озаграк ләззәтләнәчәкбез.
Ирле-хатынлы Зинаида һәм Александр Аксеновлар җәе буе авылда яшәүләре һәм көз аенда беренче тапкыр Вшихага килүләре, матур үзгәрешләргә шатлыклы гаҗәпләнү кичерүләре турында сөйләделәр:
– Бик матур, зәвыклы, заманча булган. Төшү мәйданчыгын көтәбез, шундый зур корылмадан чал елга күренеше тагын да соклангыч булып күренәчәк. Җирлектә яшәүчеләр дә, районыбыз кунаклары да матурлыкны карап хозурлансын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев