Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Яңа 2022 елга аяк басарга берничә көн генә калып бара

2022 елның беренче ярты еллыгына абунә кампаниясе тәмамланды.

(Тәтеш, 29 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). 

Яңа 2022 елга аяк басарга берничә көн генә калып бара. Агымдагы елда безнең белән бергә булганыгыз, район газетасы белән шатлыкларыгыз һәм борчуларыгызны уртак­лашканыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез. Без сезнең барыгызны да хөрмәт итәбез һәм газета кешеләргә кызыклы, кирәкле булып калсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз. 

2022 елның беренче ярты еллыгына абунә кампаниясе тәмамланды. Газета яздыру буенча планны арттырып үтәвебез хакында сезгә чын йөрәктән сөенеп хәбәр итәбез! Әлеге нәтиҗә басма массакүләм мәгълүмат чарасының абруйлы һәм газетадагы язмаларның зур әһәмияткә ия икәнлеге хакында сөйли. 

2021 елны тәмамлап, абунә кампаниясе вакытында зур ярдәм күрсәткән: шәхси акчасына өлкән кешеләргә һәм күп балалы гаиләләргә газета рәсмиләштергән Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловка ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең ярдәмчеләр һәм булышчыларга – хат ташучыларга, авыл җирлекләре башлыкларына, шәһәрдәге һәм райондагы предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләренә һәм коллективларына шулай ук олы ихтирамыбызны җиткерәбез.
Киләсе елга да безнең газета белән бергә атлап кергән һәркемгә зур рәхмәт. Без сезне кызык­лы яңалыклар, бәйгеләр, мавыктыргыч проектлар белән сөендерергә, сезне яңа руб­рикалар белән гаҗәпләндерергә, шул ук вакытта сез яратып өлгергәннәрен дә саклап калырга ­тырышачакбыз. 

Хөрмәтле укучылар, киләсе Яңа ел белән сезне! Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, җитешлек телибез!   Киләсе елда очрашканга кадәр!
Хөрмәт белән, сезнең “Тәтеш таңнары”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев