Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Яңартылган стендта яңа җиңүләр булачак

Тәтешнең ату стендында ремонт һәм төзелеш эшләре дәвам итә.

(Тәтеш, 15 июль, “Тәтеш таңнары”). Трап өчен ­траншея мәй­­данчыгында инде траншея ­җиһаз­ланды­рыл­­­ган, эшчеләр кирпеч өю эш­ләрен башкаралар. Шу­ларның ­берсе, үзен Сергей Тенилин дип таныштыручысы, һөнәрендә инде 20 елдан күбрәк хез­мәт куюы хакында әйтте.  

– Бик теләп эшлибез, спорт корылмалары – кирәкле һәм мөһим объект, өстәвенә, биредә танылган никадәрле спортчылар күнекмәләр узган, – диде горурланып ир-ат. – Табигате дә искиткеч, Идел күренеше ничек матур булып җәйрәп ята, кояшлы, кошлар сайрый. Шатланып эшлисе генә.

Күрше территориядә туфрак өслеген тигез­ли­ләр. Монда “скит” кү­негүе өчен аерым мәй­дан­чык булачак. Арырак йөк машинасыннан тротуар плиткасы һәм бордюрлар бушату бара.   

– Мәйданчыкларга һәм ату урынының барлык киңлегенә юллар ясала, – дип хәбәр итте Тәтешнең ату стенды җитәкчесе Андрей Кушагин. – Аннары ату номерлары, ыргыту машинкалары урнаштырылачак. ТР Министрлар Кабинеты карары буенча, ату мәйданчыклары өчен кирәкле электрон  җайланма китертеләчәк. Стендыбызда мондый матур үзгәрешләргә рес­публикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм район башлыгы Рәмис Хатыйпович Сафиуллов ярдәмендә ирешергә мөмкин булды. Спортчылар өчен яңа спорт корылмалары һәм уңайлы шартлар безнең ату урынында яңа казанышлар һәм яңа җиңүләр яуларга йогынты ясар дип ­ышанам.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев