“Ягез әле, кадетлар!” бәйгесе Тәтеш кадет мәктәп-интернаты коллективы өчен чын бәйрәм булды
Конкурс-уен программасында катнашучыларның дулкынлануы хәтта коридордан ук сизелеп торды.
(Тәтеш, 31 март, “Тәтеш таңнары”). “Ягез әле, кадетлар!” бәйгесе Тәтеш кадет мәктәп-интернаты коллективы өчен чын бәйрәм булды. Конкурс-уен программасында катнашучыларның дулкынлануы хәтта коридордан ук сизелеп торды. Башкача була да алмый: “Ягез әле, кадетлар!” бәйгесе мәктәп тарихында беренче тапкыр үткәрелде.
– Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ябылуга багышлап, узган елның ноябрь аенда “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән фольклор бәйрәме булган иде. Күренеш өчен ясалган татар йортында әби балаларны сандык хәзинәләре белән таныштырып, гаҗәеп тарихи мәгълүматларны сөйләде. Халык җырлары яңгырады, балалар туган телдә шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, халык уеннары уйнадылар. Менә шул вакытта “Ягез әле, кадетлар!” бәйгесе уздыру кирәклеге хакында фикер барлыкка килгән иде дә инде. Кадетлардан катнашырга телисезме дип сорагач, барысы да бертавыштан “әйе” дип җавап биргәннәр иде, – дип уртаклаша бәйге башланыр алдыннан аның оештыручысы, райондагы “Ак калфак” һәм “Татар гаиләсе” иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Рима Сафиуллова.
Барабанчылар алда торган чарага тантаналы төсмер биреп, бертигез рәвештә уйнадылар. Шуннан соң сафка тезелеп бәйгечеләр чыкты. Бәйрәм чарасы башланды: рус, татар, чуваш, мари телләрендә шигырьләр яңгырады. Кадетлар татар, рус биюләре, вальс, хәтта брейк-данс белән сокландырдылар.
Бәйгечеләр кул эшләнмәләреннән, казанышлар һәм күп сандагы медальләр белән күргәзмә тәкъдим иттеләр. Конкурста катнашучылар спорт залында пирамида ясадылар, аркылы борыста воркаут күнегүләрен, японнарның Кудо көрәш сәнгате күренешләрен һәм башкаларны күрсәттеләр.
Жюри әгъзаларына конкурска йомгак ясаганда бик җиңел булмагандыр. Барлык кадетлар да лаеклы чыгыш ясадылар, үзләренең талантларын һәм осталыкларын күрсәттеләр – билгеләп бару кәгазендә гел “бишлеләр” генә иде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде: конкурста катнашучыларның барысы да грамоталар белән бүләк сертификатлары алдылар. Алтынчы сыйныф кадеты Никита Чайкин кунакларны гаҗәпләндерә алды, ул гран-при иясе булды. Ул татар телендә шигырьләр дә сөйләде, ритм хисе, хип-хоп мәдәниятен белү һәм гимнастның яхшы координациясен дә күрсәтте.
Рима Сафиуллова балалар белән бергә чыгыш ясаган “ярдәмче төркемгә” дә бүләк сертификаты тапшырды.
– Улым бик борчылды, конкурска тырышып әзерләнде, – дип уртаклаша Ульяновскидан улы өчен җан атарга, аның белән вальс биергә килгән күп балалы ана Светлана Баишева. – Ярослав Тәтештә икенче ел укый. Аңа монда ошый, һәм без дә бик шат, шартлар искиткеч, педагогия коллективы гаҗәеп әйбәт, алар итагатьлелек тәрбиялиләр. Улым үсеп буй җитте, үз һөнәрен сайлаганда – офицер булырга, танк гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели. Балачактан ук танк модельләре белән мавыкты.
– Балаларның барысы да конкурска әзерләнүгә бик җитди һәм җаваплы карадылар. Шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, репетицияләр үткәрделәр, костюмнар сайладылар, – ди туган тел укытучысы Нәфисә Сиякина. – Репетицияләр вакытында балалар бер-берсе өчен борчылып командада эшләргә өйрәнделәр.
Нәтиҗә ясаганнан соң, Рима Сафиуллова тамашачыларга мөрәҗәгать итеп болай диде:
– Мондый бәйгедә катнашучылар буласыгыз киләме, кемнәр риза, кулларыгызны күтәрегез!
Бик күп куллар өскә күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев