Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Яшь парлар кавышты

Гашыйклар көне алдыннан Тәтеш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2022 елда беренче өйләнешүчеләрнең ­никахын теркәү ­­тантанасы булды.

(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”). Гашыйклар көне алдыннан Тәтеш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2022 елда беренче өйләнешүчеләрнең ­никахын теркәү ­­тантанасы булды.

– Бүген яшь гаилә яңа тормышка аяк баса, сез гаилә, мәхәббәт һәм дуслык иленә бергәләп ке­рәсез. Бу – сезнең тормышыгызда, туганнарыгыз, якыннарыгызның тормышында мөһим һәм тантаналы вакыйга, – дип мөрәҗәгать итте ЗАГС бүлеге начальнигы ­Лариса Дианова яшь парлар ­Андрей Никоноров  белән Ольга Сапожниковага. – Бу мизгелдән сез олы тормыш юлы буйлап кулга-кул тотынып барачаксыз һәм бу юлның озын, бәхетле булуы сезгә бәйле...”

Яшь парларны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе ­Аркадий Семенычев котлады. Аркадий Борисович аларга “Тәтеш җирендә хез­мәт куюларын һәм балалар тәрбияләүләрен, бер-берләренә ярдәм итү­ләрен һәм терәк булу­ларын, тормыш юлыннан гомер буе бергә атлау­ларын” теләп, язылышу турында таныклыкны, район башлыгының тәбрикләмәсен, чәчәк гөл­ләммәсе һәм истәлекле бүләк  тапшырды.

Яшь парлар үзләренең мәхәббәтен балдаклар алмашу белән ныгыттылар. Аннан соң ике яшь йөрәкнең беренче гаилә биюен – туй вальсын әйләнделәр.

Полиция подполковнигы, Росгвардия бүлекчәсе начальнигы Ринат Бик­таһиров, Ольга Николаевна анда юрист булып эшли, яшь парларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Бәхетле ир, Андрей Анатольевич, шулай ук ­хокук саклау органнарында хезмәт куя. Ул – ­район полициясенең участок уполномоченные.
Яшьләр эштә танышканнар, телефон номерларын алышканнар, хат язышканнар, аннары инде очраша башлаганнар. 

– Бер-беребезгә гашыйк булдык, хисләрнең нык­лы­гын ике ел тикшердек һәм гаилә ­кордык, – ди Андрей.

– Андрей миңа беренче күргәчтен үк ошады. Ихтирамлы, кодрәтле, эшчән, карарларны кабул итә һәм үз өстенә җаваплылыкны ала белә, – дип тасвирлый хатыны Ольга. – Аның төнге кизү торуларына, сигнал буенча уянуларына күнегәм инде. Аның эше гомер өчен куркыныч булуга бәйле, бу, әлбәттә, киеренкелектә яшәргә мәҗбүр итә. Безнең өйдә тыныч, ял итәргә һәм буш вакытны бергәләп үткәрергә тырышабыз.

– Андрейның га­җәеп яр, хатын табуы сөендерә. Яраткан эше булу, ә хәзер яраткан кешесе белән бергә эшләүдән дә яхшырак нәрсә булырга мөмкин? Сөйләшер өчен уртак сүзләре, уртак мәнфәгатьләр даирәсе бары тик гаилә учагын ныгытачак кына дип өметләнәм, – дип уртак­лашты Андрейның әнисе Галина Овчинникова.

Район башкарма коми­тетының ЗАГС бүлеге мәгъ­лүматлары буенча, февраль булачак яшь парларның мөһим ае. Ә инде матур һәм бәхетле дип саналган числога – 22.02.2022 елга – тәтешлеләрдән ­никахларын теркәү өчен 2 гариза тапшырылган инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев