Яшьләргә – торак
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанның яшьләр сәясәте лидерлары арасында бәйге үткәрелә.
(Тәтеш, 19 июль, "Тәтеш таңнары"). Социаль ипотека буенча торак алуга 2020 елның 31 июленә кадәр бәйгенең гариза бирү кампаниясе уза.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанның яшьләр сәясәте лидерлары арасында бәйге үткәрелә.
Конкурста 18дән 30 яшькә кадәрге кешеләр, Татарстанның яшьләр сәясәте, белем бирү һәм яшьләрне тәрбияләүне тормышка ашыру өлкәсендә хезмәт куючылар һәм иҗтимагый эшчәнлекне алып баручылар катнаша ала. Болар – иҗтимагый оешма активистлары, студентлар – ТРның яшьләр сәясәте проектында, студентлар үзидарәсендә һәм иҗади берләшмәләрдә катнашучылар, яшьләр белән эшләү буенча башкарма комитетлар, учреждениеләр, яшүсмерләр клублары, яшьләр үзәкләре белгечләре, яшьләр белән эшләү буенча сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары белгечләре, шул исәптән дәүләтнеке булмаган, белем бирү учреждениеләрендә яшьләр белән эшләү буенча җаваплылар, шулай ук – 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр.
Бәйгедә катнашу өчен кирәкле шартлар – торак хокукы объектларында гаиләнең бер әгъзасына кимендә 18 квадрат метр гомуми мәйдан тәэмин ителүнең бердәм дәрәҗәсе. Аның белән бергә ТРда даими яшәү урыны буенча балалары, хатыны теркәлгән (яшәүче) гаилә әгъзалары бәйгедә катнашучылар дип таныла. Аерым очракларда башка туганнары да гаилә әгъзалары буларак таныла ала.
Бәйгедә җиңгән очракта торак өчен беренчел взнос гомуми бәядән кимендә 10 процент тәшкил итә, моның белән бәйле гариза бирүченең түләүгә сәләтлелеге һәм айлык түләүләрне үз вакытында каплап бару өчен тотрыклы табышы булу – катнашуның төп билгесе булып тора.
Бәйгедә катнашу, гариза бирү турындагы тулырак мәгълүматны социаль челтәрдәге “ВКонтакте”да “Татарстан Республикасының яшьләргә торак бәйгесе” рәсми төркемендә белергә мөмкин.
Белешмә өчен телефон: 8(843) 231-81-41.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев